Логотип
Яңалыклар

ХМАО-Югра төбәгендә яшәүче татарлар 9 май - Бөек Җиңү бәйрәмендә

Язның соңгы ае май ае җиттеме без Бөек Ватан сугышы елларында язмышның иң кырыс сынауларын кичергән, явыз немецларга каршы аяусыз көрәшкән батырларны аерым искә алабыз, ветераннарны хөрмәтлибез, Җиңүгә зур өлеш керткән улларыбызны-кызларыбызны данлыйбыз. 

ХМАО - Югра төбәгендә гомер итүче һәр татар - башкорт иҗтимагый оешмаларын җитәкләүче, халык алдында хезмәт итүче милләттәшләребез үз шәһәрләрендә гомер итүче елдан-ел кимеп барган ветеран, тыл ветераннарыбызны барлый, хәл - әхвәлләрен сораша, ярдәм кирәк булса булыша.Илебезгә җиңү шатлыгын үз күзләре белән күреп, безгә тыныч тормыш итүче ветераннарыбыз хөрмәтенә төрледән-төрле чаралар оештырылды. 

Сургутта бу истәлекле вакыйганы 2 май көнне үк башлап җибәрделәр. "Сандугач" җыр - бию ансамбленең кечкенә йолдызлары" Строитель"мәдәният сараенда әдәби - музыкаль кичәдә ветераннарны котласа, 7 май көнне Нижневартовский шәһәрендә яшәгән милләттәшләребез каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янына ветераннарны хөрмәтләү өчен җыелды. Бәйрәм көннәрендә Җиңү парадында Советский, Мегион, Покачи, Лянтор, Нефтеюганск, Лангепас һ.башка шәһәрдә гомер итүче милләттәшләребез бергә җыелып "Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Шушы "Үлемсез полк" акциясендәге сүрәтләрдә генә сакланган гади генә татар апалары, әби - бабайлар, яшүсмер егет - кызлар үз язмышына төшкән сынауларны сыкранмый, намусына тап төшерми көнне төнгә ялгап эшләмәсәләр,үз гомерләрен ут астына салмаган булсалар без бу бәхетле тормышны күрә алыр идек микән? 

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарыбызга, тыл ветераннарына зур рәхмәтләр әйтәсе, чал чәчләрен сыйпап җылы сүзләргә төрәсе, алар алдында баш иясе килә. 

Хәзерге тормышның кадерен белик, үткәннәрне онытмыйк! 

Бәйрәм мизгелләре милләттәшләребез фоторепортажында.Тулырак https://vk.com/tatar_surguttat битендә. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар