Логотип
Яңалыклар

«Хәләл» дип сатып алганың хәләлме?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Хәләл продукция – мөселманнарның аерылгысыз хокукы» дигән темага матбугат конференциясе булып узды.  


Шушы көннәрдә «Челны-мясо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең «хәләл» этикеткасы белән сатуга дуңгыз ите чыгаруы билгеле булды. Җәмәгатьчелек моңа карата шунда ук үз фикерен җиткерде. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да: «Бу – дин тотучыларның хисләреннән чын мәгънәсендә көлү», – диде. Ә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «хәләл» тамгасы белән чыгучы продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.  

– «Челны-мясо» җәмгыятенә «хәләл» продукция чыгарырга рөхсәт биргән сертификат кире алынды, без алар белән әлегә килешүне өздек, – диде журналистларга ТР Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Марат Низамов. – Дөрес, алар чыгарган бу продукциядә «Хәләл» стандарт комитетының «Хәләл» сертификат билгесе төшерелмәгән. Әмма алар ябыштырган стикерда «хәләл» дигән сүз бар. Бу безнең рөхсәттән башка, безнең белән килештерелмичә эшләнде. «Челны-мясо» җәмгыяте аны: «Бу – футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан уйлап табылган махсус стикер. Әмма анда «хәләл» сүзе керүе бары техник хата»,  дип аңлатты.  

Әлегә сатудан 143 килограмм дуңгыз карбонаты алынды. Бу ялган стикерны ябыштырып, тагын күпме продукция чыгарылган – хәзер шул ачыклана. Безнең белгечләр кибетләр буенча йөриләр, тикшерәләр.   

«Хәләл» стандарт комитеты эшли башлаганнан соң килеп чыккан беренче очрак бу. Бик күңелсез хәл. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шушы уңайдан махсус комиссия төзелде: «хәләл» сертификаты белән продукция чыгаручы барлык оешма һәм предприятиеләр кабат тикшереләчәк. 
 

Фото: Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер ботен колбасаларга да дун,гыз ите кушалар,тавыкныкымы сыерныкымы

    Хәзер укыйлар