Логотип
Яңалыклар

Хатын-кыз – ул зур көч...

Депутат хатын-кызлардан торган «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе бүген инде республиканың бөтен районнарында һәм шәһәрләрендә диярлек бар. Алар бала һәм гаилә проблемаларын хәл итү юнәлешендә җитди эш алып баралар. «Мондый четерекле мәсьәләләрне бары сез – хатын-кызлар гына башкарып чыга аласыз. Былтыр ятимнәрнең барысын да фатирлы иттек. Бу – мөһим һәм гаять дәрәҗәдә җитди эш. Һәм биредә «Мәрхәмәт»нең дә өлеше зур», – диде булдыклы ханымнар белән очрашуга килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. 

Чаллы шәһәренең социаль-педагогик технология һәм ресурслар университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Казан шәһәре думасы депутаты, «Справедливая Россия» сәяси партиясенең Татарстандагы бүлекчәсе рәисе Рушания Бильгильдеева, Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәветдинова үзләренең чыгышларында авыр хәлдә калган гаиләләргә, хатын-кызларга, ятимнәргә, ивалидларга күрсәтелгән чаралар турында сөйләделәр. «Бу эшне районнарга чыгып, алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады очрашуны «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе, утырышны алып баручы Татьяна Ларионова.    
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар