Логотип
Яңалыклар

Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү көне

​​​​​​​Халыкка бушлай хокукый ярдәм күрсәтү һәм халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле «Союз пенсионеров» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрә.

Халыкка бушлай хокукый ярдәм күрсәтү һәм халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле «Союз пенсионеров» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан буенча бүлеге белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрә.

 

Сезгә милекне бүлешү, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр, хезмәт һәм пенсия билгеләү өлкәсендәге хокуклар бозылу, сәламәтлек саклау өлкәсе һәм мәгариф белән бәйле четерекле хәлләрне юридик яктан дөрес чишү юлларын күрсәтәчәкләр.

 

Әлеге чара быелның 19 февралендә, көндезге сәгать 15.00:17.00 сәгатьләрдә Казанның Айрат Арсланов урамындагы 10 нчы йортта (Казан шәһәренең 182 нче «Политехник лицей») уза.

 

Сезнең сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Республикасының Хезмәт, Транспорт, Экология министрлыклары вәкилләре, Татарстан Республикасының дәүләт торак инспекциясе, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Казан шәһәренең шәһәр төзелеше идарәсе, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү муниципаль районнары администрациясе һәм башка оешмаларның вәкилләре кабул итә.

 

Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99; 279-25-02

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар