Логотип
Яңалыклар

Хаҗга җыенучыларга бер киңәш

«Хаҗга җыенучылар, чикне узганда күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, Согуд Гарәбстанына барганда үзләре белән алган даруларга, ә кайтканда – нинди дини әдәбият алып кайтуларына игътибар итәргә тиешләр». Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясының «Казан» аэропортындагы таможня посты начальнигы Мирзанур ГӘРӘЕВ җиткерде.
 

Хаҗга, гадәттә, олы кешеләр бара, – диде ул. – Алар инде дарусыз юлга чыкмый. Нинди генә дару алсалар да (йокы даруы, тынычландыра торган дарулар, авыртуны баса торган, температураны төшерә торган, йөткергәннән, йөрәк авыртуларыннан), һәрберсенең составын алдан карарга, өйрәнергә кирәк. Аларда наркотик һәм психотропик матдәләр юкмы икәнен ачыкларга. Чик аша чыкканда таможня декларациясе тутырыла. Анда үзең белән алган даруларны да күрсәтү мәҗбүри. Яныңда бу даруны бер көнгә күпме, нинди күләмдә эчәргә кирәген раслаучы документ – табиб биргән рецепт та булырга тиеш.

Федераль таможня хезмәте сайтына кереп, бу декларацияне алдан да тутырырга мөмкин икән: өйдә, тыныч шартларда. Әмма бу мөмкинлектән әлегә бик азлар куллана, диделәр.

Алдан әйтелгәнчә, дини әдәбият белән дә бик сак эш итәргә кирәк диләр белгечләр. Аларның башка телдә басылган булуы, анда ниләр язылганын белмәү, китапларны алып кайтучы өстеннән җаваплылыкны төшерми. Күңелегездә ниндидер шик бар икән, самолеттан төшкәч, «яшел коридор»да вакытта, андагы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп, китапларның экстремистик әдәбият исемлегенә керәме-юкмы икәнен тикшертергә дә мөмкин.

Быел хаҗга бару өчен Роосиягә 17 мең кешегә квота бирелгән. Татарстаннан хаҗга 1300-1400 кеше барырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар