Логотип
Яңалыклар

Кемнәр «үзмәшгуль гражданнар» дип атала һәм аларга нәрсәләр белән шөгыльләнергә ярамый

Хезмәт эшчәнлеген башкарганда, табыш алу өчен эш бирүче кул астында эшләмәгән һәм үзе хезмәт килешүе буенча кемнедер яллатып эшләтмәгән физик затлар «үзмәшгуль» дип санала.  

Хезмәт эшчәнлеген башкарганда, табыш алу өчен эш бирүче кул астында эшләмәгән һәм үзе хезмәт килешүе буенча кемнедер яллатып эшләтмәгән физик затлар «үзмәшгуль» дип санала.  

 

Аларга кайбер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Әйтик: 

1. башкалар җитештергән ТОВАРны күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнү

2. агентлык килешүе буенча эшләү; 

3. файдалы казылмалар табу белән шөгыльләнү; 

4. акциза салынырга һәм һичшиксез маркировкаланырга тиеш товарлар (исерткеч эчемлекләр, тәмәке продукциясе, дарулар һәм 2019 елдан башлап маркировкаланырга тиешле барлык товарлар) белән сәүдә итү. 

 

Үзенә эшкә ярдәмгә кемнәрнедер яллаган (яки ялларга җыенган) гражданнар  үзмәшгуль дип санала алмый.  

Калган барлык төр эшчәнлекне алып бару рөхсәт ителә. Әмма бер шарт белән: сез бары тик үз кулларыгыз белән җитештергән товарны сатасыз яки шәхсән үзегез хезмәт күрсәтәсез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар