Логотип
Яңалыклар

Кемнәр нигез салган сиңа, авыл?

2018 елның 3 – 5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы. Җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашачак.

Бу уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.

«Авылларны өйрәнү тарихы юктан гына барлыкка килмәде, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров. – Үзешчән, һәвәскәр тарихчылар үсеп чыкты. Галим булмыйча да, шәҗәрәләрен төзүчеләр, авыл тарихын язучылар күбәйде. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте оешты. Съезд узды. Башкортстанда җыен үткәрделәр. Казанда 3 апрельдә башланып китәчәк җыенның да программасы бик бай. Күргәзмәгә авыл тарихын өйрәнүчеләрнең меңгә якын китабы куелачак, «Туган җир» журналы белән танышачаклар. Мәдәни мирасны, авыллар, төбәкләр тарихын өйрәнүче галимнәр катнашында «Түгәрәк өстәл» эшләячәк. Ул татар бистәләрен саклау һәм үстерү проблемаларына багышлана. 4 апрель көнне җыенның пленар утырышы узачак. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен методик семинарлар оештырыла».

Татарстан Республикасы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, галим Альберт Борһанов татар халкының күптәннән инде бу эш белән кызыксынуына тукталып, тарихтан мисаллар китерде. XIX гасырда Каюм Насыйрилар башлап җибәргән эшне узган гасырның 60 нчы елларында Равил Фәхретдинов кебек галимнәр дәвам итте, диде ул. Аннары үзләренең 1995 елда тарих институты, галимнәр белән бергә Биектауда шушы темага зур конференция үткәрелеүе турында, Биектау тарихына багышланган саллы китап чыгарулары хакында искә алды.

Республикада «Идел-Урал» фәнни үзәге оешу да авыллар тарихы белән кызыксынуга этәргеч бирә. Районнарда, мәктәпләрдә күптөрле эшләр алып баралар. Чирмешән районында, мәсәлән, 42 авылга багышлап 84 китап чыгаралар. Мөслимдә Туган якны өйрәнү музее районның брендына әйләнә. Ык елгасы авылларына багышланган конференция узган ел Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында узса, быел ул Азнакай районына күчәчәк.

...Аңлашылганча, Җыен тәҗрибә уртаклашырга, шактый проблемаларны чишәргә, киләчәккә яңа планнар корырга ярдәм итәр. Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Башкортстанның «Туган тел» татар җырын башкаручылар бәйгесенең төрле еллардагы җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләре концертын караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар