Логотип
Яңалыклар

Кемнең сайты иң яхшысы?

X дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенә быел 120 дән артык эш килгән.

X дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенә быел 120 дән артык эш килгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат агетлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларга Татнетны үстерү фондының башкарма директоры, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин әйтте.

– Быелгы бәйге узганнарыннан шуның белән аерыла – ул унынчы тапкыр үтә. Аның иң беренчесендә нибары 20-30 сайт катнашкан иде. Ә хәзер менә йөзләгән проект килә, – диде ул. – «Белем җәүһәрләре» дип эзләп, безнең сайтка эләгү өчен дә кеше 5 татар хәрефе җыярга тиеш. Кем татар дөньясы белән яши – бу аның өчен авырлык тудырмаячак. Чөнки андый кешеләр гаджетларына күптән татар хәрефләре урнаштырган инде.

Моңарчы булган номинацияләр янына быел яңа ике номинация өстәлгән: «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче» һәм «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта». Шунысы кызык, «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче» номинациясендә җиңү яулаучы бүләген үзе теләсә генә килеп алачак. Әгәр ул кеше ачылырга теләмәсә, оештыручылар аның кем икәнен белми. Россия Викимедиасының волонтерлык чаптеры әгъзасы, тәрҗемәче Фәрхад Фәтхуллин әйтүенчә, ул кешене начар гамәл кылса мәхкамә аша, ФСБ ярдәме белән генә табып булачак. Сүз уңаеннан, Фәрхәд Фәтхуллин: «Татарча Википедия популярлыкта «Сөембикә» журналы сайты белән ярыша», – диде.

 

Матбугат конференциясе азагында, «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин журналистлар күз алдында «Белем җәүһәрләре» бәйгесе сайтына татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары исемлеген урнаштырды.

 

Быелгы бәйгенең финалистлары менә кемнәр:

I. .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект

BAYĞIŞ

Айгөл сайты

Рабит Батулла. Рәсми сайт.

Һарри Поттер татар телендә

II. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)

Шәһри Казан газетасының Вконтактедагы төркеме

Гыйлем

Дөрес сүзгә җавап юк!

Кызык-Мызык

УКЫ

Че гуглит татар кызы

III. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

"Башлангычым – гүзәл мизгелем"

«Көмеш кыңгырау» республика газетасы сайты

Тәртип радиосы

Халкым минем

Яшәү яме – гаиләмдә. (Хезмәт төбе – хөрмәт)

IV. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты

"Ялкын" журналының Instagram челтәрендәге рәсми аккаунты

1 нче татарча сату-алу төркеме

Tatar.family

Гөлназ – милли җанлы.

Кызык-Мызык

Татарлар йөгерә

ТР Көрәш федерациясе

Тәмлүшкә

Тәртипле Татар

Шәһри Казан

V. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта

"Учу татарский" кушымтасы

"ШАЯН ТВ" каналы мобиль кушымтасы

Дөрес яз!

VI. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

Башлангычлар иле

Гуманитар гимназия-интернат

Мөгаллим язмалары

Табигать кануннары

Татар теле укытучысы Миләүшә Годәер кызы сайты

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Гөлия сайты

Татарханә

Фәтхетдинова Рузилә Ринат кызы сайты

Хәтер – Гыйлем

VII. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

"ШАЯН ТВ" каналы рәсми сайты

Авылга сәяхәт (Авыл туризмы)

Резеда Мөхәмәтҗанова иҗаты

Язмышмы, ялгышмы?

VIII. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

Кыйблам

IX. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты

X. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче

Әмир

A.Khamidullin

Marat-avgust

Шайдуллина Айсылу

Гатина Дина

Damir

AqQoyriq

Шарафутдинова Рәзилә

Хакимзянова Сирена

Яшел Үзән шәһәре, 10 нчы гимназия

 

Финалистлар, аларның сайтлары белән «Белем җәүһәрләре» сайтына кереп танышырга мөмкин: актив ссылкалар куелган. Иң яхшы сайтны сайлап алганда оештыручылар иң беренче чиратта аның динамикасына, ничек еш яңартылуына игътибар итәчәк.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы 15 ноябрь көнне узачак.

 

– Без коммерсиячел булган оешма түгел, шуңа күрә бүләкләрнең зурлыгы безгә күрсәтелгән ярдәм күләменә бәйле булачак, – диде Татнетны үстерү фондының башкарма директоры Раил Гатауллин. – Иң беренче елны без җиңүчеләргә 17 китап бүләк иткән идек. Соңгы елларда күбрәк айти-бүләкләр: планшет, смартфоннар тапшырабыз. Гран-прига ия булучы исә ноутбук белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар