Күбрәк бала табарга һәм рәхәт яшәргә! 

 

«Больше рожать и здорово жить» проектының авторы. Проектның максаты – хатын-кызларны аңлы рәвештә ана булырга әзерләү, йөклелекнең хәвеф-хәтәрсез узуы, сәламәт балалар тудыру.Аннаның диплом эше әлеге проектка нигез булган. «Хәзер бала табучыларга дәүләттән ярдәм каралган. Мәктәпләр, балалар бакчалары ачыла. Күп бала табу норма булырга тиеш», – ди Анна Прохорова.    

Реклама

Хатын-кызларының сәламәтлеген ныгыту һәм саклауны күздә тотып уйлап табылган әлеге проект булачак әниләр өчен иң яхшы профильле белгечләрне туплаган комплекслы күпформатлы программа, һәм ул бушлай. Әлеге проект 18–45 яшьтәге авырлы хатын-кызлар өчен, һәм ул Россия Президенты грантына ия. Йөкле хатын-кызлар әлеге сессиядә катнашып,  2 көн эчендә акушер-гинеколог лекциясен тыңлый, йөкле ханымнар өчен диетологиядән семинарда катнаша, перинаталь йога, йөклелек чорында һәм бала тапканда сулау техникасы, яңа туган баланы имезү буенча прктик дәресләр ала, эмоциональ стресстан бушанырга өйрәнә, мастер-классларда күп нәрсә үзләштерә. Берьюлы 60 хатын-кыз, 3 төркемгә бүленеп, сессиядә катнашкан. Ел дәвамында бу программа йөкле хатын-кызлар өчен дүрт тапкыр үткәрелгән, 240 хатын-кыз әлеге проектта катнашкан. 17–18 августта булачак әниләрне 3 нче сессиягә көтәләр.   

Социаль челтәрләрдән эзләгез: Rozhat_zdorovo, 

Vk.com/rozhaemzdorovo. 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 15 октябрь 2019 - 14:35
    Диана070
    Ходай курсэтмэсен... Бугенге кондэ Регина кебек хатыннар безнен арада бик куп шул...
    Кыйный, димәк, ярата?! 
  • 15 октябрь 2019 - 14:35
    Без имени
    Бик матур эчтэлекле язылган унышлар сезгэ
    Пар алмагач
  • 15 октябрь 2019 - 14:35
    Без имени
    Яшьлек бит ул узе бер матур мизгел онытылмаслык хэтирэлэре куп, но яшерен серлэре дэ истэн чыкмый беренче тапкыр гашыйк булулар узе бер хэтирэ эхххххх
    Яшьлектә калган мәхәббәт-2
  • 15 октябрь 2019 - 14:35
    Без имени
    Шулай да матур яшэп була микэн? Физалиягэ рэхмэт, кунелгэ керерлек итеп яза 2
    Пар алмагач
  • 15 октябрь 2019 - 14:35
    Без имени
    Матур беткэн эсэрне укуы кунелле..яшлектэ бик анлап бетермибез шул узебезне яраткан кешенен кадерен
    Кайда идең син, ярату?!
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...