Логотип
Яңалыклар

Казанда – Журналистлар форумы

Казанның «Корстон» комплексында VII милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары Форумының пленар утырышы узды. Ул хәзерге журналистиканың иң актуаль проблемаларына, милли һәм төбәк газета-журналларының, радио-телевидениесенең үсеш перспективаларына багышланган иде. Форумга Россиянең 19 төбәгеннән 200 дән артык делегат килде.

 Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федераль агентлыкның милләтләр эшләре буенча җитәкче урынбасары Михаил Ипатов, Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратниковалар катнашты һәм чыгыш ясады.

Телләрне, мәдәниятне, милли матбугатны саклап калу һәм үстерү буенча эшлекле сөйләшү булды ул. 

«Илдә милләтара мөнәсәбәтләр сәясәте буенча иҗтимагый фикер динамикасы уңай тенденциягә ия», – дип белдерде Римма Ратникова. Һәм төп бурыч итеп дәүләт милли сәясәтен яктыртуны дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чараларын стимуллаштыру һәм камилләштерүне атады. 

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган тел мәсьәләсенә аерым тукталды.   Кешенең тумыштан бирелә торган хокукы – тел турында фикер алышу бөтенләй  булырга да тиеш түгел иде дип белдерде. Мәктәпне – белем храмы, укытучыларны изге затларга тиңләп,  прокурорларның мәктәпләргә баруына тискәре мөнсәбәтен сиздерде.Туган телләрне үстерүгә шартлар тудыру турында Россия Федерациясе Конституциясендә ачык язылган дип искәртте. 

Бу уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның 15 августта Пятигорскида «Машук» Төньяк-Кавказ форумында милли телләр турында ясаган чыгышын искә төшерү урынлы булыр. Ул Россиядә яшәүче халыкларның милли телләрен саклау юнәлешендә совет программасын яңадан торгызу кирәклегенә басым ясап: «Каждый год в мире пропадает большое количество языков, наречий и т.д. Литература исчезает...» – диде.  

Россия Журналистлар берлеге рәисе үз чыгышында милли матбугатны игътибар белән күзәтеп баруларын җиткерде һәм Татарстанда нәшер ителүче балалар, үсмерләр матбугаты, ТНВның балалар каналы турында җылы сүзләр әйтте. «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары редакцияләрендә булуын, татар һәм рус телләрендә чыгучы ике басманың үзара дустанә мөнәсәбәтләрдә, әйбәт күршеләр булып эшләвенә соклануын яшермәде.

Пленар утырыш ахырында  Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
 

Фото: tatarstan.ru

 


 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар