Логотип
Яңалыклар

Казанда Балалар филармониясе ачарга телиләр

Казаныбыздагы иң матур, нурлы биналарның берсе  Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сиксән елдан артык тарихы бар.

 

Казаныбыздагы иң матур, нурлы биналарның берсе  Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сиксән елдан артык тарихы бар. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәре филармониясе «Казан» милли мәдәният үзәгенең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде. Бүгенге көндә филармониянең ныклы базасы, тәҗрибәсе, абруе булган иҗат коллективы бар. Җитәкчелек яңа планнар төзи, зур проектларны чынга ашыру турында да хыяллана. Журналистлар өчен оештырылган матбугат конференциясендә филармониянең директор урынбасары Чулпан Закирова «Балалар филармониясе» булдыру теләге турында әйтте.  «Балалар өчен зур проект «Балалар филармониясе» ясарга телибез. Татар сәнгатен баету нигезе булырлык балалар җыр коллективы ачарга уйлыйбыз. Биюләргә килгәндә, төрле яшьтәге балалар өчен «Халык өчен татар биюе» проектын һәм иң сирәк таралган степ юнәлешен тәкъдим итәргә телибез. Балалар белән театр, милли кием дизайны һәм мода юнәлешләрендә  дә эшләячәкбез», – диде ул. 

Казан шәһәре филармониясенең төп максаты – шәһәргә генә хезмәт итү түгел, республикакүләм чаралар уздыру, Россия төбәкләрендәге татарлар белән очрашу, анда яшәгән милләттәшләребез белән хезмәттәшлек итү.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар