Логотип
Яңалыклар

Казан вокзалында вальс!

​​​​​​​2 февраль Казанның тимерьюл вокзалында «Очраклы вальс» дип аталган флешмоб уза.

2 февраль Казанның тимерьюл вокзалына килсәгез, биючеләрне күреп аптырап калмагыз. Ул көнне анда «Очраклы вальс» дип аталган гомумроссия күләмендә флешмоб уза. Чара Сталинград сугышында җиңүнең 77 еллыгы уңае белән оештырыла. Бу көнне илебезнең паркларында, скверларында, аллея һәм вокзалларда Марк Фрадкинның «Очраклы вальс» мелодиясе яңгырап торачак, «Молодежки ОНФ» вәкилләре профессиональ биючеләре белән шушы көйгә вальста бөтереләчәк. Аларга гадәти узып баручылар да кушылып китә ала.

Казанда узган чарада 13 пар катнаша. Ул 2 февраль көнне сәгать көндезге 14.00 дә, Казанның Үзәк тимерьюл вокзалында башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар