Логотип
Яңалыклар

Казан циркы үзгәрде! Күрергә телисезме?

Бүген, капиталь ремонттан соң, Казан дәүләт циркы үзенең ишекләрен кабат ачты. Бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та катнашты.

–​ Хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр һәм кунаклар! – диде ул. – Капиталь ремонт тәмамлангач, циркта беренче кунаклар зур, ишле, үрнәк гаиләләр булырга тиеш дип, дип таптык. Бүген биредә бөтен республикадан килгән балалар утыра.

Безнең Казан дәүләт циркы хәзер барлык заманча таләпләргә җавап бирә ала дип
горурланып әйтә алабыз!



Президент әйтүенчә, капиталь ремонт өчен 1 миллиардка якын акча тотылган. Кыска гына вакыт эчендә, циркның төп бинасы гына түгел, ә бөтен комплекс (моңа цирк мәктәбе дә керә) яңартылган, төзекләндерелгән. Моның өчен Президент төзүчеләргә зур рәхмәтен җиткезде. Татарстан Президентының Рәхмәт сүзенә Казан дәүләт циркы коллективы да лаек булды.



Инде цирктагы үзгәрешләргә килгәндә. Аның архитектурасы элеккеге кебек калган. Ә менә интерьеры үзгәргән. Казан циркы хәзер Арлекино «костюмы кигән» дисәк тә була: бөтен җирдә (гардеробта, вестибюльдә, фойеда, тамаша залында) аның костюмындагы орнаментны – ромб төсле бизәкләрне күрәсең.

Ремонт в казанском цирке

Бөтен республикадан килгән мең ярымнан артык балага «Фиеста» тамашасын тәкъдим иттеләр.

 

Казан циркы турында берничә мәгълүмат:

*  Казан циркының Черек күлдә урнашкан иске агач бинасы янгын чыгып, бөтенләй янып бетә. Ярославль циркы бинасын нигез итеп алып, аларныкына охшаган бина төзергә уйлыйлар башта. Ә Казанның яшь архитекторлары беренче мәлдә башка сыймаслык булып күренгән идея белән чыгалар: «Ул «оча торган тәлинкәгә» ошарга тиеш!» – диләр. Моңарчы мондый бинаны дөньяда әле төзегәннәре булмый!

​ 

         * Конструкция ышанычлымы-юкмы? Төзелешкә тотыныр алдыннан төп  сорау шушы була. Җитәкчеләр хәтта проектны раслап кул куярга да бик озак  җөрьәт итмиләр.

 

     * 1967 елның 7 ноябрендә Казан циркы беренче тамашачыларын кабул итә. Ачылыш алдыннан, 4 нче ноябрьдән 5 нче ноябрьгә каршы төндә аның ныклыгын тикшерәләр: здания эченә 2 меңнән артык солдат китереп тутыралар. Архитекторлар һәм проект авторлары цирк гөмбәзе астына кереп басалар, ә солдатлар тамашачылар урыннарына утыралар.

 

* Цирк уникаль конструкциягә ия булса да, аның өстендә күзәтү майданчыгы юк. Проектны ясаучылар башта аны планлаштырсалар да, соңрак бу идеядан баш тарталар.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар