Логотип
Яңалыклар

«Казан Кремле кайбер көнне төсен үзгәртә... »

165 мең! Соңгы унбер көндә генә Казан Кремлендә булган кунаклар саны бу.   Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганнан соң Кремльне нәкъ шуның кадәр кеше карарга өлгергән. 

Бу хакта бүген Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә ВӘЛИЕВА хәбәр итте. 

– Җанатарлар спорт чаралары эчендә генә кайнамый. Алар Татарстанның тарихы белән танышырга, төрле күргәзмәләрне карарга, флешмобларда катнашырга да өлгерә, – диде ул. – Кайбер көннәрне Кремль хәтта төсен үзгәртте: Колумбия җанатарлары безгә килгәндә, мәсәлән, сары төскә кердек. Кичә исә бездә бөтен җирдә Германия әләмен күрергә була иде.  

«Мин бу көнне озак онытмам. Бүген бик акыллы, игелекле бер кыз белән таныштым. Ул – Россиядән. Аннан – Казан Кремлендә,  «Манеж»да булдым», «Казан Кремлен һәркем күререгә тиеш!» – менә моңа охшаш комментарийларны бездә булучылар инстаграммда, безнең биттә шактый калдыра.  

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы бу көннәрдә килгән кунакларга һәм җанатарларга уңайлы булсын, дигән режимда  эшли. Барлык музейларның да ишеге кичке сәгать сигезгә кадәр ачык. Җанатарлар арасында Кремльне иртәнге якта – таң беленгәндә карап йөрүчеләр дә бар. Алар бар да Татарстаннан иң матур тәэсирләр белән,  Казанның иң матур күренешләрен истәлеккә алып китәрләр.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар