Логотип
Яңалыклар

КАРТАЙМЫЙМ ДИСӘҢ – КАРБЫЗ АША!

Татар-информ агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә карбыз-кавын бакчачылыгы җимешләренең сыйфаты, аларны дөрес итеп сайлый белү турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең туклану гигиенасы буенча бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ольга Фомичева һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсенең ашлык һәм орлык күзәтчелеге һәм фитосанитар күзәтчелек башлыгы урынбасары Сергей Әхмәтҗанов әйтүенә караганда, җәйге-көзге чорда республика кулланучылар базарында кавын-карбыз культуралары күпләп сатыла. Безнең якларда «җирле»карбызларны август урталарында күпләп сата башлыйлар. Кайда да илнең көньягында үстерелгән кавын-карбызларны күрергә мөмкин. Ләкин аларны теләсә кайсы сәүдә нокталарыннан алырга ашыкмаска кирәк. Аларны кискәләп сату да шулай ук тыела. 

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, шул исәптән, кавын-карбызларны керткәндә үткәрелгән тишерүләр вакытында калифорния щитовкасы дигән зыян китерүче корткыч бөҗәкләр кергәнлеге ачыкланды. Алар бөтен уңышны юкка чыгарырга, астма китереп чыгара торган көчле аллерген булырга мөмкин.
Татарстанда гадәттә БДБ илләреннән китерелгән кавын-карбызлар сатыла. Алар сусауны басып кына калмый, аскорбин кислотасы, каротин белән баетып, организмны картаюдан саклый.

Шуны онытмагыз: ашар алдыннан кавын-карбызны яхшылап юарга кирәк!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар