Логотип
Яңалыклар

Камиләнең баш әйләндергеч җиңүе 

Фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Таллинда узган дөнья чемпионатында безнең Камилә Вәлиева алтын медаль яулап, чемпион булды! 

 

 

Фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Таллинда узган дөнья чемпионатында безнең Камилә Вәлиева алтын медаль яулап, чемпион булды! 

Күрсәткечләре – 227,30 балл! Көндәше, АКШ фигуристкасы Алиса Льюны 30 баллга узып китте! Россиянең яшь вундеркинды турында дөньякүләм массакүләм мәгълүмат чаралары, спорт журналистлары сокланып язып чыктылар. 

«Ух, нинди нәфис чыгыш күрсәтте Камилә! Ул шундый җиңел, бозда уктай атыла, сыгылмалылыгына сокланып туймаслык! Гаҗәеп грациоз һәм лирик... Ул бик-бик матур!» 

«Камилә Вәлиевага 13 яшь. Ул бары бер генә тизлекне белә: баш әйләндергеч тизлек! Шундый җиңел җиңү!» 

«Камиләне котлыйбыз! Ул – иң шәп юниорка!» 

«Ул теләсә кайсы постановканы да искиткеч итеп башкара! Ул үзенә бертөрле!» 

Жюрины да, тамашачыларны да Камиләнең соклангыч төгәл бөтерелүләре һәм гаҗәеп хәрәкәтләре аеруча таң калдырды.   

Аның «Шардагы кыз» программасын хәтерлисездер. Узган ел ул шул программасы белән трибуналарны гашыйк иткән иде инде! 

Камилә – якташыбыз, 2006 елда Казанда туган. Кечкенәдән үк балет, фигуралы шуу, нәфис гимнастика мәктәпләрендә шөгыльләнгән. Спорт мастерлыгына кандидат. 2012 елда гаиләләре белән Мәскәүгә күчкәннәр. 2018 елга кадәр фигуралы шуу буенча өч тренерны алмаштырган. 2018 елдан Камилә атаклы тренер Этери Тутберидзе төркемендә. Кумиры – Алинә Заһитова. Камиләне күп яктан Заһитова белән охшаш диләр: тышкы кыяфәтләрен дә, характерларындагы эмоциональлекне дә, шуу манераларын да... Алинә белән Камилә икесе дә татар кызлары да бит әле! Боларга өстәп, Камиләне тагын  атаклы Каролина Костнерга да тиңлиләр! Менә шулай! Камиләләр гаиләсендә милли традицияләргә зур игътибар бирәләр. «Бу аеруча безнең милли ризыклар әзерләүдә чагыла. Өчпочмак, кыстыбый, үзебез җәеп кискән токмачлы ашлар пешерәбез. Әбиемнең бигрәк тәмле килеп чыга алар. Мин дә аңа булышам, барысына өйрәнергә тырышам», – ди Камилә. 

13 яшьлек Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева 2022 елда Пекин Олимпиадасы фавориты булачак, дип фаразлыйлар. Аны «икенче Заһитова» дип атыйлар. Дүрт әйләнешле сикерү таланты, фәрештә елмаюы, сугышчан характеры – Камиләнең җиңү рецепты, диләр! 

Булдырасың, Камилә! Без сиңа ышанабыз! 

                                                                       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар