Камил Сәмигуллин: Болгар ислам академиясе — замана таләбе!

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән очрашты.
Ул республикабызда узачак дини чаралар, быелгы рамазан аеның үзенчәлекләре турында бәян итеп узды.

Мөселман дине лидерыбыз хәбәр иткәнчә, узган атнада ТР МДНнең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар очрашып 2016 елга зәкат нисабы күләме һ.б дини чаралар турында фикер алышканнар. 2016 елга зәкят нисабы күләме - 224000 сум, фитыр сәдака нисабы күләме - 21600 сум.

Татарстан мөселманнары уразаны 6 июнь көнне тота башлый. Беренче тәравих намазы 5 июньдә. Мәчетләрдә тәравих 20 рәкәгать укыла. Уразадагы беренче 10 көн – рәхмәт көннәре, икенче 10 көне – мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала.

4 июльдә уразаның соңгы көне. Ураза бәйрәме 5 июльгә тәгаенләнгән. Шунысы игътибарга лаек: бәйрәм көнне иртәнге намаз Татарстан буенча иртәнге 7.00 сәгатьтә укылачак. Бу үзгәреш республика мөселманнарының ихтыяҗыннан чыгып шулай эшләнелә, ди мөфти.

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Фитырның күләме - 100-600 сум. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә, дип белдерә дини лидерларыбыз. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин. Фидия  үләме – 200 сум.

Мәгълүм булганча Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция оештыра. 19 майда башланачак конференциядә дин белгечләре һәм журналистлар катнашыр, дип көтелә. Бер урында танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында сөйләшәчәкләр.

– Фикер алышуда дөньякүләм билгеле ислам галимнәре: Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Госман Сәйд Әл-Әзһәри, Таба фондына нигез салучы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең танылган вәгазьчесе Али әл-Җифри, Дамаск университеты докторы, Левант галимнәренең җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый һәм башкалар журналистларга ДАИШ белән бәйле мәсьәләләрне аңлатачаклар, – диде Камил хәзрәт.

Конференциянең пленар утырышы исә, Татарстан Фәннәр академиясендә 14.00 сәгатьтә башланачак. Биредә татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы делегатлары да катнаша. Конференция татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылачак, тәрҗемәчеләр җәлеп ителәчәк.

Шулай ук конференция вәкилләре Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты чаралары: “Хәләл” индустриянең инвестиция һәм инновация мөмкинлекләре: Россия һәм дөньякүләм тәҗрибә”, “Дөньякүләм икътисадның яңа архитектурасы: Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Россиядәге финанс индустриясен үстерү” пленар утырышында, “Вакф” фондының VIII халыкара конференциясендә, ислам банкингы семинарында катнаша ала.

21 май, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне, Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсул салу тантанасы оештырыла. Биредә дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашачак. Капсул эченә киләчәк буын вәкилләре өчен берничә телдә юллама да куела.

- Академия – замана таләбе. Болгарда төзеләчәк академия дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле, дөньяның башка югары уку йортлары дәрәҗәсендә булачак. Бирегә дөньяның абруйлы дин белгечләрен эшкә чакырабыз. Әлеге югары дини уку йортында Татарстан яки Россиядән генә түгел, ә бәлки башка мәмләкәтләрдән дә яшьләр килеп белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Россиядә бүгенге көндә 7 ислам университеты бар. Болгар академиясенә әнә шул уку йортын тәмамлаган белгечләр белемен арттырачак. Татарстанда бүгенге көнгә кадәр шәригать докторлары юк. Болгар академиясе бу җитешсезлекне бетерергә ярдәм итәр, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
  • 22 октябрь 2020 - 03:00
    Без имени
    Тормыш кагыйдэлэре,сина Зур рэхмэт!!!Бик матур кешелэр белэн сойлэшкэн кебек булам,шушы язмаларны укыганда...
    Җиргә күктән дә карарга кирәк
  • 22 октябрь 2020 - 07:49
    Без имени
    Ошады БИК эчтәлекле дәвамен көтәм
    Айлы күлдәвекләр
  • 21 октябрь 2020 - 14:33
    Без имени
    Кияугэ чыккансын икэн, баласы бар икэнен белеп, теперь "с этим жить".... Яшь чагымда бер егет кияугэ чакырды, тик минем улым бар, мин аерылышкан диде. Шул вакытта мин араларны оздем, улына тартылып, беренче гаилэсенэ китсэ, минем бала атасыз усэрме диеп. Ул вакытта ике булмэле квартирада яшэп ята иде.Яшэп китергэ бик эйбэт иде. Тик.....
    Бирнәле ир
  • 21 октябрь 2020 - 16:21
    Без имени
    Ашагач, остэл яныннан торып киткэндэ, урындыкны алып куймасан, ирен ялкау була. Чэй эчкэндэ остэлгэ тугеп эчсэн,-ирен исерек була. Кояш баегач, тырнак киссэн-гомерен кыска була. Чэч-тырнакны телэсэ кая ташлап йорсэн, теге доньяда барсын да эзлэп табасы була. Тэрэзэ тобенэ утырсан, буен кыска кала.
    Илсөя БӘДРЕТДИНОВАга ниләр эшләргә ярамый?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...