Логотип
Яңалыклар

КАМАЛ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ – БАУЛЫ БАЛАЛАРЫ

Кичәле-бүгенле Камал театры иртәдән балалар тавышыннан гөрләп тора. Татар
дәүләт Академия театры «БлагоДарение» хәйрия фонды өчен кызыклы чаралар
оештырган. Баулыда эшләп килүче «Ангелы «Благо» театр студиясенең яшь
артистлары – инвалид, авыру балалар – кайчан гына әле Камал театрының баш
режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне, театр артистларын үзләрендә кабул иткәннәр
иде. Кунак ашы – кара-каршы! 21майда балалар Баулыдан үзләре килде.
Танылган артистлар ничек үз итеп, яратып каршы алды аларны. Театр буйлап
экскурсия, режиссер Фәрит Бикчәнтәев, артист Фәнис Җиһанша белән
очрашулар, Илгиз Зәйнинең «Кәҗә, сарык һ.б.» спектаклен тамаша кылу,
«БлагоДарение» фонды президенты Фәрит Салихов, Дәүләт Советы депутаты,
кечкенә баулыларның якын дусты Ирек Салихов, фонд директоры Рузилә
Шәймәрдановалар белән якыннан аралашулар, бүләкләр, бергәләп чәй эчүләр –
барысы матур мизгелләр булып фотосурәткә кереп бара. Бүген инде «Ангелы
«Благо» зур сәхнәдән үзе чыгыш ясаячак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар