Логотип
Яңалыклар

“Изге Болгар җыены”нда 30 меңгә якын кеше катнашкан

“Изге Болгар җыены”нда 30 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” МАна ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкның әңгәмәдәше әйтүенчә, 500 ләп полиция һәм эчке гаскәрләр хезмәткәләре җәмәгать тәртибе өчен җавап биргән.

Искәртеп узабыз, җыен ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Россия Югары мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе, мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Метрополит Феофан һ.б. рәсми затлар катнашты.

Тантаналы өлеш алдыннан, Коръәннән аятьләр укылды.

Бүген, шулай ук, җыен кысаларында Болгар ислам академиясе нигезенә капсула салынды.

сылтама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар