Логотип
Яңалыклар

Иске Татар бистәсендә – этнофестиваль!

14 сентябрь көнне Казан халкын һәм башкала кунакларын шәһәребезнең Иске Татар бистәсе үзенә җыя.

Бу көнне көндезге сәгать 12 дә «Мәдәният бизәкләре» – «Мозаика культур» дип аталган этноконфессиональ фестиваль башланып китә. Быел фестивальнең юбилей юлы – республикабызда ул унынчы тапкыр уза. 

Кичке алтыга кадәр барачак чарада республикабызда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятләре, тормыш-көнкүрешләре, милли ризыклары белән танышырга мөмкин. 

Рус, татар, корея, әрмән, грузин, белоруссларның милли ашларын әзерләү буенча мастер-класслар узачак. Теләге булган кеше үзе дә берәр төрле милли ризык әзерләп күрсәтә алачак. 

Кунакларны төрле халыкларның милли уеннары һәм күңел ачулары белән таныштырачаклар. Әлбәттә инде, кызыклы конкурсларсыз һәм бүләкләрсез генә дә булмаячак.

Нәккаш, балчыктан әвәләү, икона ясау, чүпрәктән курчаклар тегү, чигү һәм башка төрле осталык дәресләрендә катнашу да кунакларга кызык булырга тиеш.

Моннан тыш, гаилә кыйммәтләре, балалар үстерү, традицион гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган лекцияләр булачак. Ник дисәгез, 2024 ел – Россиядә Гаилә елы. Лекторий – фестивальнең быелгы яңалыгы.

Фестивальнең махсус кунаклары – татар эстрадасының популяр җырчысы Илгиз Шәйхразыев һәм «ЖИВаGo» фолк-проекты. 

14 сентябрь көнне көндез барыгызны да Иске татар бистәсендә көтеп калабыз. Килегез, бик күңелле булачак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар