Логотип
Яңалыклар

Иртәгә нинди оешмалар ачыласын белегез

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Covid–19» аркасында республикабызда кертелгән чикләүләрнең берникадәрен бетерү турындагы карарны имзалады.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Covid–19» аркасында республикабызда кертелгән чикләүләрнең берникадәрен бетерү турындагы карарны имзалады.

Шулай итеп, 5 июньнән мунчалар, сауналар эшли башлый. Дини гыйбадәтханәләр: мәчет (без бу хакта тулырак итеп алдагы хәбәрдә язган идек), чиркәү, синагога һәм башка дини йортлар) ачыла.

Иртәгәдән фитнес-үзәкләр, йөзү бассейннарының да ишекләре ачык. Әлбәттә, билгеле бер таләпләрне үтәү мәҗбүри. Болар: һәркемнең битлектән һәм перчаткадан булуы, спорт залларында һәр кешегә – 4 кв. метр, ә бассейнда һәркем өчен 5 кв.метр урын булуы

5 июньнән сәүдә үзәкләре дә өлешчә эшли башлый. Хөкүмәт моңа рөхсәт биргән районнар исемлеге: Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Са рман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Ютазы.

Сәүдә урынында да кеше саны буенча чикләүләр бар: 1 кешегә (хезмәткәрне дә кертеп) 4 кв. метр урын булуы шарт.

Кинотеатр, төнге клуб һәм башка төр күңел ачу оешмалары әлегә ябык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар