Логотип
Яңалыклар

Иртәгә Казанда бакчачылар өчен зур ярминкә уза

Иртәгә башкалабызның «Казан» агропаркында «Бакчачы көне–2019» дип аталган зур ярминкә уза. Иртәнге сигездә башланачак чарада бакчачылар үзләре үстергән авыл хуҗалыгы товарларын сатып алырга, конкурсларда, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак.

Быелдан башлап сентябрьнең беренче атнасында бакчачылар көнен бәйрәм итәчәкбез. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы быелның 11 июлендә шундый карар кабул иткән.

Яңа бәйрәм хөрмәтеннән иртәгә башкалабызның «Казан» агропаркында «Бакчачы көне–2019» дип аталган зур ярминкә уза. Иртәнге сигездә башланачак чарада бакчачылар үзләре үстергән авыл хуҗалыгы товарларын сатып алырга, конкурсларда, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак.

Гомумән, бакча үстерү республикабызда киң таралган шөгыль. Татарстанда бакчачылык белән 1 миллионнан артык кеше шөгыльләнә, 900 дән артык бакчачылык ширкәтендә 386 мең җир кишәрлеге теркәлгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бакчачыларга бер дә игътибар итми дип булмый. 2017-2018 елларда бакчачылар ширкәтенә илтүче инженерлык челтәрләрен ремонтлау өчен республика бюджетыннан 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчага 52 су скважинасына ремонт ясалган, 15,2 чакрым су торбасы сузылган, 64,3 чакрым юл түшәлгән, 107 чакрым электр чыбыгы үткәрелгән.

Республикада бакчачылык ширкәтләрен ремонтлау өчен дәүләтнең софинанслау прогарммасы да эшли. Бакчачыларның үзләреннән җыелган һәр сум өчен дәүләт ике сум өстәп бирә. Быел әлеге максаттан республика бюджеты 83,6 миллион сум бүлеп биргән. Әлеге программада катнашырга теләсәгез, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының җир һәм милек мөнәсәбәтләре бүлегенә, бакчачылык ширкәтенең тышкы ягына бәйле эшләр өчен шул районның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: https://pixabay.com/ru

Теги: Бакчачылык Бакчачылар көне Ярминкә «Казан» агропаркы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар