Җирле газетада беренче тапкыр “татар” сүзен күрү безне бик куандырды – Канада делегатлары

“Казан бик нык үзгәргән, яңа биналар калкып чыккан, нык матурайган. Бар җирдә дә татар теле яңгырый. Аэропортта да татарча сөйләм ишеттек, тукталышларны татарча игълан итәләр. Шунысы күңелгә бик тә ятышлы”, - дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Канаданың Монреаль шәһәре вәкилләре Ләйлә Арифуллова һәм Фирдәүзә Фәизова.
Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгән делегатлар “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләре белән әңгәмә барышында, үзләрен каршы алулары да шаккатырганын билгеләп уздылар. “Безнең исебез китте: самолеттан төшкәч, татар музыкасы ишетелә башлады. Чыккач, шундый ямьле, милли киемле ике татар кызы кулларына чәкчәк тотканнар, мин аптырап калдым, нишләргә белмәдем. Баксаң, безне каршы алалар икән. Бик күңелле булды. Шул мизгелдә фотографиягә төшмәгәнемә үкенеп калдым”, - ди Ләйлә Арифуллова.
Ләйлә ханым үзе Мәскәүдә туган, Казанга мәктәп елларында гына килгән булган. “Казанда 15-16 яшьтә булган идем. 16 яшьтә кышкы каникулларга әни мине монда бер дустына җибәргән иде. Балачактан соң килгәнем юк иде, Казанга килергә бик хыялландым. Казан Кремленә, Камал театрына барырга телим – бу - минем яшьлегемә кайту кебек була”, - дип белдерде ул.
Съездга килгәндә, делегатларның конгресска беренче визитлары. “Төрле илләрдән ватандашлар белән аралашу бик күңелле булачак. Монда мәдәни программа бик шәп булачак, дип беләбез, экскурсияләргә барырга, Казан һавасын суларга телибез. Моның турында озак хыялландык”, - ди алар.
Фирдәүзә Фәизова Әлмәттән “Нефтяник” хоккей клубы яшүсмерләренең Канадага хоккей турнирына барганнарын искәртте. “Турнирда унга якын матч уздырылды. Татарстан егетләре барлык матчларны җиңде. Безнекеләр бик яхшы чыгыш ясады. Җирле газетада да ничек шәп уйнаганнары, яхшы әзерлекле , тәрбияле булулары турында мәкалә дә чыкты. Аларга бөтен кеше мөкиббән булды. Җирле газетада беренче тапкыр “татар” сүзен күреп уку безне бик куандырды. Турнирны оештыручы Эрик Вәлиевка Татарстан балаларының ата-аналары рәхмәт җиткерде. Турнирны оештыруда җәмгыятебезнең элекке президенты Зилә Миргалиева да катнашты. Ул президент вазифаларын 4 ел башкарды, хәзер яңа президент - Марат Сәлахетдинов”, - дип белдерде Фирдәүзә ханым.
Канадада татар диаспорасына 70 ләп кеше керә. Бүген съездга аларның 4 се килгән. “Без еш кына очрашабыз, аралашабыз, Сабан туйлары, Чәкчәк бәйрәме, мөселман бәйрәмнәрен уздырабыз. Бик дустанә яшибез. Барысы да яхшы. Җәмгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Бездә балалар өчен “Сәләт” форумы эшли. Берләшмәгә яңа кешеләр килә башлавы сөендерә”, - ди делегатлар..
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/02/145529/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.