ИЛНАЗ ПИРКИН БЕЛӘН БУЛГАН ХӘЛНЕҢ СЕРЛЕ ТАРИХЫ: "БРАТВА", ҮЗ-ҮЗЕНӘ КУЛ САЛУ ҺӘМ ПОЛИЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН КУЛГА АЛУ

22 яшьлек Илназ Пиркин үз-үзенә кул салып, хушлашу видеомөрәҗәгатендә үз үлемендә полиция хезмәткәрләрен гаепләгәннән соң, Түбән Кама шәһәрендә чын мәгънәсендә шау-шу купты. Яшь егетнең үлеменнән соң ТР Тикшерү комитеты өч полиция хезмәткәренә карата җинаять эше ачты. Әлеге буталчык хәлне "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре ачыкларга тырышты.
22 яшьлек Илназ Пиркин 19 октябрьдә үз-үзенә кул сала. Үлеме алдыннан егет видеомөрәҗәгать яздырып калдыра, анда ул үзен кулга алган һәм җәзалаган полиция хезмәткәрләрен гаепли. Оператив хезмәткәрләр аны кыйнаганнар, противогаз кидертеп кислород килүне каплаганар, дип белдерә.
Әлеге хәлдән соң ТР Тикшерү комитеты җинаять эше ача, өч оператив хезмәткәр кулга алына һәм тикшерү изоляторына озатыла.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, 15 октябрьгә каршы төндә Илназ Пиркин үзенең дус егете белән 14 модель "Лада" машинасыннан магнитола урлый. Бу машина Түбән Камада яшәүче ханымныкы була, ләкин автомобильдә аның абыйсы йөргән.
Ханым полициягә гариза яза һәм "Урлау" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Бу вакытта ханымның икенче бер абыйсы "Авито" сайтында апасының машинасыннан урланган магнитоланы сату буенча белдерү күрә. Туганнар Казанга, белдерүне биргән кеше янына киләләр. Ул Гимадиев фамилияле кеше булып чыга.
Агентлык мәгълүматлары буенча, сөйләшү җиңелләрдән булмаган - Гимадиев магнитоланы кайтара һәм үзенең арадашчысының исемен атый - ул Илназ Пиркин була.
Шуннан соң туганнар Пиркинның эзенә төшәләр. Чыганак мәгълүматлары буенча, алар егетне урманга алып чыгалар һәм кыйнылар, шулай ук тиз арада бурычын кайтаруны да сорыйлар.
Бу вакыйгалардан соң Илназга полиция хезмәткәрләре чыга, алар урланган магнитола хуҗасы язган гариза буенча эзләү эшләре алып барган булалар һәм "Авито" сайтындагы белдерүгә юлыгалар.
"Татар-информ" агентлы мәгълүматлары буенча, Илназдан адвокат янында сорау алалар. Моннан тыш, тикшерүчеләрдә полиция бүлегендә төшерелгән видеоязма да бар, анда күренгәнчә, егет коридорлар буйлап ирекле рәвештә йөри, хәтта полиция хезмәткәрләре белән тәмәке тартырга да чыга.
Оператив хезмәткәрләрне кулга алганнан соң, алар бүлмәсендәге противогазлар да тикшерү өчен алына. "Татар-информ" агентлыгына мәгълүм булганча, аларның берсендә дә Илназ Пиркинның ДНКсы табылмаган, ә противогаз хуҗаларының ДНКсы хәтта артыгы белән була.
Илназның әнисе Гүзәлия Пиркина сөйләвенчә, аның улы дусты Айнур белән бәхәсләшкән була, видеода Илназ шул хакта белдерә.
Гүзәлия ханым сүзләренчә, видеода Илназ, Айнурның үзен төрлечә үртәгәнен, җинаять эшләренә җәлеп иткәнен әйткән.
"Дустына киресен исбатларга теләп, Илназ бикле машинаны ача һәм аннан магнитоланы урлый. Видеода урлаган әйберне машина хуҗасына кайтардым һәм конфликтны җайга салдым, дип белдерә. Илназ үзенең бу адымын бердәнбер зур ялгышы дип саный", - дип сөйләде Гүзәлия ханым.
Әнисе сүзләренчә, Илназны күмгән вакытта, хокук саклау органы хезмәткәрләре урлауда катнашы бар дип, Айнурны кулга алалар. Тик соңыннан ул, ни сәбәрледер, гаепләнүчедән шаһиткә әйләнә.
"Татар-информ" агентлыгы кулга алынган полиция хезмәткәрләренең адвокатлары белән сөйләште.
«Полиция хезмәткәрләренең Илназ Пиркинга карата хокук бозу буенча гаепләре танылмаган һәм исбатланмаган, кулга алу һәм суд утырышы вакытында моны тикшерүче дә аңлатты. Ул, җинаять эшендә полиция хезмәткәрләренең гаебен исбатлаучы дәлилләр юк, дип белдерде. Шулай ук тикшерүче, Пиркинның тәнендә, биеклектән егылудан алган җәрәхәтләр генә бар дип белдерде. Башка җәрәхәтләр, шул исәптән, зыян күрүче үзе әйткән имгәнүләр дә юк», - дип белдерде адвокат Сергей Сычев.
Адвокат сүзләренчә, Илназ видеода, полиция хезмәткәрләренең аны урманга алып чыгуларын һәм кыйнауларын сөйли, ләкин тикешерүчеләрдә видеокүзәтү камерасыннан алынган мәгълүматлар бар. Язмада күренгәнчә, Пиркинны кулга алып аны Түбән Каманың Эчке эшләр бүлеге идарәсе бинасына алып кергәнче 10 минуттан артык вакыт узган – бу кулга алу урыныннан полиция бүлегенә кадәр юл арасы.
«Противогазлардагы эзләрне ачыклаучы суд-генетик экспертизасы нәтиҗәләре белән әлегә танышмадым, ләкин аның бернинди дә нәтиҗә бирмәячәгенә һәм Пиркинның биологик эзләре табылмаячагына ышанам. Эчке эшләр бүлеге идарәсе бинасында булганда Илназ Пиркин берничә тапкыр полиция хезмәткәрләре белән тәмәке тартырга чыга, кибеткә бара, азык-төлек ала, бу күзәтү камераларында теркәлгән. Үзен тыныч тота, кулында богаулар булмый», - дип бүлеште кулга алынган полиция хезмәткәрләренең адокаты.
Сергей Сычев сөйләвенчә, Пиркиннан сорау алган вакытта аның янында адвокат булган. Илназның аның белән үзе генә калып сөйләшү мөмкинлеге була, әмма ул тикшерүчегә дә, адвокатка да бернинди шикаять белдерми.
"Зыян күрүченең әйберләре арасында буш дару каплары табыла, безнең мәгълүматлар буенча, ул аларны үз-үзенә кул салыр алдыннан алган була. Илназ Пиркинның аларны куллануы һәм аларның кешегә нинди йогынты ясавы билгеле түгел. Моннан тыш, яклаучыларда, полиция хезмәткәрләре кулга алганчы, Илназны билгесез кешеләр тупас рәвештә машинага утыртып алып китүләре буенча мәгълүмат бар. Бу шулай ук күзәтү камераларына эләккән, видеоязма тикшерүчеләр кулында. Егетне кайдадыр алып баралар, ул бер сәгатьтән соң гына әйләнеп кайта. Егетнең кайда булуы, аны нишләтүләре билгесез. Шулай ук, вафаты алдыннан Пиркин, үзен кулга алганчы машинага утыртып алып киткән кешеләрнең берсе белән, ике тапкыр һәм телефоннан сөйләшә», - дип җиткерде Сергей Сычев.
«Хәзереге вакытта Илназ Пиркинның үз-үзенә кул салу сәбәбен атарга иртәрәктер дип уйлыйм. Шул ук вакытта, өч полиция хезмәткәренең ике айга кулга алынуы һәм аларны гаепләү законсыз дип саныйм», - дип тәмамлады сүзен адвокат.
Сүз уңаеннан, «Татар-информ» агентлыгына мәгълүм булганча, кулга алынган полиция хезмәткәрләренең берсенең хатыны, өч баласы һәм урын өстендә ятучы авыру әнисе калган – бу гаиләнең үз яннарында башка туганнары юк. Ә икенче хезмәткәрнең шулай ук өч баласы бар һәм алар хатыны белән дүртенче сабыйларын көтәләр.
Ничек кенә булмасын, әлеге шау-шулы тарихның бөтен нечкәлекләрен тикшерүчеләр ачыклар. Барлык тикшерүләрдән соң гына Илназ Пиркинның үз-үзенә кул салуында полиция хезмәткәрләренең гаебе булу-булмау ачыкланачак.
чыганак: http://intertat.ru/society/ilnaz-pirkinny-serle-tarikhy-urlau-bratva-z-zen-kul-salu-m-politsiya-khezm-tk-rl-ren-kulga-alu/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.