Логотип
Яңалыклар

«Игелеклелек кәрҗине»: аңа ниләр салып була?

3 март көнне Казан шәһәрендә эшләүче барлык «Пятерочка», «Перекресток» һәм «Карусель» кибетләрендә «Игелеклелек кәрҗине» марафоны узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Әлеге кибетләрнең һәммәсе дә X5 Retail Group сәүдә челтәренә карый. «Игелеклелек кәрҗине» марафоны аларның «Русь» азык-төлек фонды белән уздыра торган уртак проекты. Өйләребез янәшәсендә генә урнашкан әлеге кибетләрне, супермаркет һәм гипермаркетларны без инде барыбыз да беләбез. «Русь» азык-төлек фонды исә 2012 елны оешкан. Ул – хәйрия оешмасы, Россиядә яшәүче аз керемле кешеләр өчен азык-төлек җыю һәм тарату белән шөгыльләнә. Шушы 5 ел эчендә фонд мохтаҗларга бушлай 20 мең тоннадан артык азык-төлек тараткан.

Быел бу марафонны Россиянең 5 иң зур шәһәрендә: Казанда, Мәскәүдә, Екатеринбургта, Түбән Новгородта һәм Новосибирскида үткәрергә ниятлиләр. Иң беренчесе, әйткәнемчә, 3 март көнне Казанда узачак. Быел аны әле безнең шәһәрдә беренче тапкыр гына оештыралар.

Инде марафон ничек оештырыла – шул хакта сөйлик.

3 март көнне X5 Retail Group сәүдә челтәренә караган кибетләрдә (Казанда «Пятерочка»лар – 204, «Перекресток» лар – 8әү, «Карусель»ләр – 3әү), көндезге сәгать 2дән кичке 6га кадәр касса янындагы зонада волонтерлар эшләячәк (сез аларны өсләренә кигән киемнәреннән танырсыз). Марафонга кушылып, республикабызда яшәүче мохтаҗлар – аз керемле пенсионерлар, авыр тормыш хәленә юлыгучыларга азмы-күпме булышырга теләсәгез, нинди дә булса азык-төлек сатып алып, шуны волонтерларга тапшыра аласыз. Тиз генә бозылмый торган әйберләр сайларга киңәш итә оештыручылар: сыек май, чәй, шикәр, ярма, он, консервалар...

Җыелган азык-төлектән, наборлар ясап, Әлки, Яшел Үзән, Балык бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнарында яшәүче аз керемле пенсионерларга таратачаклар. (Әлеге районнар Казанга якын булган өчен сайлап алынган.) Авылларда продуктлы пакетларны өйләргә социаль хезмәткәрләр илтеп бирәчәк. Ярдәмнең кемгә күбрәк кирәген, кемнең мохтаҗрак икәнен алар яхшырак белә.

– Безнең исәпләүләр буенча, бу ярдәмне республикабызның аз керемле 2 мең пенсионеры алачак, – диде ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Хәер, күбрәк кешене дә сөендерергә мөмкин. Анысы инде үзебездән – марафонга ничек кушылуыбыздан тора.

Әгәр берәр сәбәп белән, 3 март көнне марафонга кушылырга өлгермисез икән, бу изге ниятегезне барыбер чынга ашырып булачак. «Русь» азык-төлек фондының сайтына кереп (корзинадобраты.рф), 150 сумнан алып 2 мең сумга кадәрле азык-төлек наборларына түләп чыга аласыз. «Ярдәмегезнең моны көткән кешегә барып җитәчәгенә шикләнмәгез», – ди «Русь» азык-төлек фонды җитәкчесе Виктория Криско.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар