Логотип
Яңалыклар

​Игелек кыласын киләме? Уенчык сатып ал!

14-18 декабрь көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Яңа ел ярминкәсе» эшли. «Роналд Макдоналд йорты» сатуга куйган уенчыклар арасында безнең журнал укучылары җибәргән уенчыклар да бар.

Журналыбызның быелгы сентябрь санында «Роналд Макдоналд йорты» белән берлектә «Игелекле уенчыклар» дигән мастер-класс оештырган идек. Бу акциябезгә кушылырга – уенчыклар тегеп җибәрергә журнал укучыларыбызны да чакырдык. Уенчыкларны сатудан кергән акча Казандагы «Роналд Макдоналд йорты»н яшәтүгә тотылачак, дигән идек. Ә бу йортта Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы, каты авырулар белән көрәшүче балалар яши. «Роналд Макдоналд йорты» аларга хастаханәдә дәвалану үткән вакытта әти-әниләре белән бергә булу, бергә яшәү мөмкинлеге тудыра. Ә якыннары янәшәсендә булганда балалар тизрәк терелә диләр...





Игелек кылырга ашыгып, үз куллары белән уенчыклар әзерләп җибәргән укучыларыбыз арасында Казанның 186 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасы хезмәткәрләре, анда йөрүче балаларның әти-әниләре, Минзәлә районы Иске Минзәләбаш авылыннан Фәнзия ханым Нурияхмәтовалар бар. «Яңа ел ярминкәсе»нә килеп, аларның кул эшләрен сатып алып, сез дә бу игелекле акцияга үз өлешегезне кертә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар