Логотип
Яңалыклар

Гражданнар башлангычын хуплап... 

2018 елның 30 августында гражданнар инициативаларына ярдәм итү максатларыннан илнең барлык төбәкләрендә махсус Үзәк оешты.

 

Үзәк эшендә яңа медиалар, яшь журналистлар, экология, эчке туризм, инклюзив җәмгыять, патриотизм, актив тормыш алып бару, мәдәниятләр диалогы кебек юнәлешләргә өстенлекләр бирелә.  Татарстан Республикасында мондый Үзәк сентябрьдән эшли башлады. Һәм эш барышында 30 дан артык гражданнар инициативасы каралды. ЖКХ нигезләре буенча укыту курслары, күп балалы гаиләләр өчен интернет-мәйданнар, төбәкләрдәге иҗтимагый оешмалар башлап җибәргән уртак чаралар һәм акцияләр – болар бар да игътибарга лаек. Мисалга, «ВелоДобро» проекты белән чыгучы Татарстан велосипедчылары берлеге, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе оештырган «Моя малая Родина» фотопроекты, «ДаДобро» Хәйриячелек фонды, «Маршрутами добра» коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Республиканский молодежный фестиваль безграничных талантов» проекты күпләрне җәлеп иткән. Август аенда «Шатер Добра» акциясен үткәрү планлаштырыла. Социаль юнәлештәге һәр иҗтимагый оешма әлеге акциядә катнаша, үз эшчәнлеген күрсәтә алачак.    Журналистлар өчен матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Михайловна Захарова хәбәр итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар