Логотип
Яңалыклар

Гөлназ Шәйхи: Хәния “Кеше күзенә карап, озак ятарга язмасын”, дия иде. Ходай аның ул теләген кабул иткән

Бүген төн йокламыйча, якын дустым Хәния Фәрхинең миңа әйткән сүзләрен барлап чыктым. Хатирәләр яңарды.
Студент елларымда “Татарстан хәбәрләре” газетасында кызыксынып волонтер булып эшләп йөргән чак. Ул вакытта “Бәйрәм” ансамбленең Мәскәүдән Казанга күченгән чоры, иң популяр вакыты дип әйтергә кирәктер. Хәния Фәрхинең бик танылып килгән чоры. “Питрәч”, “Арала бу газаптан” җырлары чыккан вакытлар бу. Мин җырчы белән интервью эшләргә булдым. Яшь баланы, булачак журналистны кире бормас микән дип, куркып кына сәхнә артына кереп, популяр җырчыга мөрәҗәгать иттем. Һәм ул мине үз туганыдай, якын кешесе кебек шундый җылы кабул итте, без аның белән рәхәтләнеп сөйләштек. Безнең дуслык шулай башланып китте. Мин, әңгәмәне газетада чыкканчы күрсәтергә дип, Хәниянең өенә бардым. Ул Восстания урамында үз фатирында кызы Алия белән яши иде. Мин Хәния пешергән ризыкларны ашап, чәй эчтем. Аның өендәге гадилегенә шаккаттым. Шуннан дуслыгыбыз башланып китте. Без чирек гасырга якын рәхәтләнеп аралашып яшәдек.

Беләсезме, ул серләшергә рәхәт кеше иде. Һәм ул хәзер миңа җитмәячәк. Ул үзенекен сөйләр иде, мин үземнекен сөйләр идем. Һәм бу безнең арада гына кала иде.

Мин Хәниягә гел: “Син йолдыз, ләкин син җирдәге йолдыз”, - дип әйтә килдем. Аның беркайчан да, күккә менеп, “Менә Мин!” – дип, мактанып әйткән вакыты булмады. Минем Хәния турында ямьсез сүзләр сөйләгән кешеләрне ишеткәнем булды, ә Хәниянең кеше турында беркайчан да начар сүз әйткәне булмады, бар әйберне дә яхшыга гына юрый иде.

Мин аларның өйләрендә еш була идем. Табада бик биек итеп бәлеш пешерер иде ул. “Синең бәлешең ничек шулай пешеп бетә соң ул?!” – дип шакката идем. “Гөлназ, мин аны бисмилла кушып пешерәм”, - дип елмая иде.

Бервакыт, икебез дә ябыгырга уйладык. Хәния: “Гөлназ, без ябыгырга уйладык бит, әйеме?” – дип шалтыратты. Ике чемодан ябыктыра торган чәйләр, коктейльләр алып кайткан. Бер чемодан аңа, икенчесе – миңа. Мин ул көнне аларда кунып калдым. Икенче көнне торып утырдык, иртәнге аш ашап утырабыз: ипигә май ягып, май өстенә бал ягып. Габделхәй безне күреп, көлде дә, әйтә: “Әәә, боларның ябыгулары башланган икән”, - ди. Без дә кычкырып көлдек тә: “Иртәгәдән башлыйбыз”, - дибез. Әлбәттә, ул әйберләрне ашамадык инде, башлап карадык та, ташладык.

Бер елны без Сочида бергә ял итеп кайттык. Читтә рәхәт, беркем беркемне танымый. Бизәнәсе юк. “Болай да йөреп кайтып була икән”, - дип кайттык без.

Авыр вакытлар була бит... Нишләптер телефоннан мин аны җыя идем, ул мине. Бер вакыт шалтырата: “Гөлназ, мин бит больницада”, - ди. “Нәрсә булды?!” – минем беренче соравым. “Башыма операция булды”, - ди. Бу яңа елдан соң булган көннәр, мин больницага чаптым. “Кеше кертмиләр монда”, - ди. “Мине кертәләр!” – дим. Керттеләр. Елашып кочаклаштык та, сәгатькә якын рәхәтләнеп сөйләштек.

Минем беркайчан да аның, “авызында кара кан булса да, кеше алдында төкергәнен” күргәнем булмады. Хәсрәтен дә, борчуын да кешегә чыгармады. Ә борчуны ул күп күрде бит – апасын, энесен, туганнарын югалтты. Ләкин беркайчан да сыгылып төшмәде. Проблемаларын да эченә йотарга тырышты. Серләребез шактый иде безнең. Миңа сөйләгән серләрен сөйлисем килми, ул безнең сер булып калсын. Аларны сөйләсәм, мин Хәниягә хыянәт итәрмен сыман.

Ул бит башына операция булганнан соң да, авырганнан соң да сәхнәгә чыгып басты. 2014 елда ул, икенче каттан төшкәндә аягы таеп егылып, ике аягын һәм кулын сындырды. Шул хәлдән соң да карыйм – Хәния үкчәле түфлидән сәхнәгә чыгып баскан! Аның сәхнәдән керешенә, шалтыратам: “Син нәрсә уйлап үкчәле түфли киеп чыгып бастың!” – дим. “Габделхәй дә “Чыкма үкчәле түфлидән” диде дә, тик ничек инде мин тамашачым алдына шушы кыяфәттә чыгып басыйм? Мин сәхнәгә артист булып, ялт итеп чыгып басарга тиеш, авыртканы сизелмәсен өчен дару эчтем дә чыктым”, - ди.

Хәния белән Габделхәй бик яратышып кавыштылар. Габделхәй гастрольләр оештырырга чыгып киткән вакытларда, Хәния, нишләргә белмичә, аны сагынып көтеп тора иде. “Кайчан кайтыр икән дип, сәгатьләп саныйм мин”, - дия иде ул.
Габделхәйне беренче күрүем Әтнәдә булды (Әтнә минем туган ягым). Ганс Сәйфуллин татар җыены оештыра иде ул вакытта. Шул җыенда Хәния белән күрештек һәм Габделхәй белән таныштык. Һәм өчебез арасында дуслык дәвам итте. Мин аларның икесен дә хөрмәт итәм. Алар арасында тандем нык көчле иде. Габделхәй Хәниягә бик игътибарлы иде. “Хәния, тәрәзәдән җил өрмиме? Чәй кайнар түгелме?” – дип, гел хәлен сорап тора иде ул аның. Берсе белән берсе хөрмәт иткәннәре нык сизелә иде. Кеше алар турында әйбәтен дә, гайбәтен дә сөйләде, ләкин мин алар арасындагы хөрмәтне, мәхәббәтне күреп яшәдем.

Хәниянең күңеле һәрвакыт ачык иде, һәркемне үз итеп, якын итеп сөйләшә иде. Театр училищесында укыган группадашлары белән нык аралаша иде ул. Үзе бөтен кешегә ачык иде, аның караңгы чырай күрсәткәнен беркем дә күрмәгәндер. Үсеп килүче артистларны да ул хөрмәт итеп, укытучыларын да искә алып, ихтирам белән сөйли иде. Туганнар дип, энесе Салаватка, сеңлесе Фирүзәгә җан атып тора иде. Алар белән һәрвакыт элемтәдә булды ул.

Ул балаларын, оныкларын нык яратты. Алиянең кызларына “Әминәм, Ясминәм” дип торыр иде. Ә кечкенә кызы Алсуның улы Рамазанның тәмен тоеп бетерә алмыйча китеп барды. Гастрольдән кайтыр иде дә, “Әминәмне күрәсем килә, Ясминәмне сагындым”, - дияр иде.

Хәниянең дошманнары булгандыр дип уйламыйм. Гайбәт сөйләүчеләр булгандыр, ләкин ул “таш белән атканга аш белән ата” белә иде. Беркайчан да үзенең үпкәсен җиткермәс иде. Эчкерсез иде инде, җанашым. Нык рәхәт кеше иде.
Аның бөтен дөньясы түгәрәк иде. Әлбәттә, аның хыялы ак әби булып, ак бабай булып, Габделхәй белән бергә балаларының рәхәтен күреп яшәү иде.

“Кеше күзенә карап, урын өстендә озак ятарга язмасын”, - дигән сүзе бар иде аның. Ходай аның ул теләген кабул иткән. Димәк, ул бәхетле.
 
чыганак:
http://intertat.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар