Логотип
Яңалыклар

«Газ камерасына керергә чират торганда, бәхеткә, газ бетте...» 

Шушы көннәрдә Мәскәүдә яшәүче Фәрида Саликҗановага 100 яшь тулды.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә яшәүче Фәридә Саликҗановага 100 яшь тулды. Аны бу зур юбилее белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин һәм Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисовлар котлады.  

 

Фәридә ханымның язмышы бер китапка гына да сыярлык түгел.  

Ул 1920 елның 23 маенда Мәскәү шәһәрендә дөньяга килә. 1941 елны үзе теләп сугышка китә. Архитектура институты студентын башта десант гаскәрләренә алалар, аннан разведка мәктәбенә укырга җибәрәләр. Радист кызның хыянәте аркасында әсирлеккә төшә. Аны радистлар, разведчиклар һәм партизаннардан гына торган иң каты режимлы лагерьга озаталар. Эстониянең Виллянд шәһәрендә урнашкан бу концлагерьдан соң тагын шундый өч мәхшәрне  – өч концлагерь аша узарга туры килә әле аңа. Соңгы иң куркынычы Бухенвальд була. Аны бит «үлем лагере» дип атыйлар. Берсендә ул хәтта газ камерасы каршында инде чиратта басып тора. Бәхетенә, кинәт кенә газ бетә... 

Әллә ничә тапкыр качарга талпына. Концлагерьдан соңгы качуында аны һәм тагын 5 кызны бер немец гаиләсе качырып кала. Соңыннан, күп еллар үткәч, бу гаилә Фәридә ханымны эзләп таба. Алар бүгенгәчә аралашып яшиләр. 

Әмма фашист концлагереннан котылу белән генә сынаулар бетмәгән  булып чыга: илгә кайткач аны кабат лагерьга озаталар. Ун ел гомере Красноярск краенда уза. Булачак ире белән дә шунда танышалар.  

Фәридә Саликҗанова илленче елларда гына аклана. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.  

Узган елның ноябренә кадәр ул әле берүзе яшәгән. Операция кичергәннән соң гына аны туганнары тәрбияли башлаган.  

Кичергән сынаулары аның күңелен сындырмаган, ул берәүгә карата да рәнҗү сакламый. Юбилее белән котларга килгән зур кунакларга да: «Мин – бәхетле! Йөз яшемне тутырдым, ә бу инде аз түгел!» – дип елмая ул.  

Фото: https://tatmsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1754328.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар