Логотип
Яңалыклар

Футбол буенча дөнья чемпионаты: Wi-Fi гына түзсен!

Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман ШӘЙХЕТДИНОВ Казан IT паркының футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә журналистларга Чемпионат вакытында телекоммуникацион инфраструктураны тәэмин итү буенча беренче мәгълуматларны җиткерде. 

Менә алар: 
*  Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы алдына, беренче чиратта,  төп дүрт объектны элемтә белән тәэмин итү бурычы куелган: «Казан-Арена» стадионы, футбол командалары урнашкан базалар, алар күнегүләр алып баручы стадионнар, кунакханәләр;

* Казанда узган 6 матч вакытында стадионда урнаштырылган Wi-FI челтәренә 69 меңнән артык җайланма тоташкан. Алар барлыгы 5 тән артык терабайт кулланган; 

* Wi-Fi га иң күп керү 30 июнь көнне «Франция-Аргентина» матчы вакытында күзәтелгән. Челтәргә бу көнне 12,9 мең телефоннан тоташканнар;

* Чит илләрдән иң күп кулланучылар Америкадан, Аргентинадан, Франциядән һәм Германиядән булган. Җанатарлар арасында Парагвай, Замбия һәм Мадагаскардан килүчеләр барлыгы да ачыкланган;

* кулланучыларның 65 проценты бөтендөнья интернет челтәренә ватсап, инстаграм, фейсбук аша тоташкан;

* «Казан-Арена» стадионында Америкадан килгән җанатарлар 5 процент булса, фан-зонада алар 7 процентка җиткәннәр;

* Кызык мәгълүмат: фан-зонада айфоннарны кулланучылар стадиондагыга караганда 10 процентка күбрәк булган;

* Җанатарлар фестивалендә 12 июньнән 9 июльгә кадәр 738 мең кеше булган, алар Wi-Fi га 36 мең җиһаз аша тоташканнар;

* Җанатарлар мәйданчыгында Wi-Fi дан кулланучылар башлыча менә кемнәр: Россия  – 71 процент, Америка – 7 процент, Франция һәм Австралия – 3 процент, Мексика, Германия, Казакъстан – 2 процент;

* Футбол матчларына билет алган һәркемгә Җанатар паспорты тутырылды. Татарстанда шундый паспортларны бирүче 6 Үзәк эшләде. 

* Татарстанда барлыгы 57 мең җанатар паспорты бирелде. Иң күп паспорт тапшырылган көн – 6, 5 мең – «Бразилия-Бельгия» матчы булган көнгә туры килгән.

* Җанатар паспорты алучыларның 54 проценты – чит ил кешеләре, 46 проценты – Россия гражданнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар