Логотип
Яңалыклар

Футбол буенча дөнья чемпионаты: хисләрне тыяргамы, юкмы?

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында сәламәтлек белән проблемалар килеп чыкмасын өчен табиблар нинди киңәшләр бирә? 

Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Казанда узучы ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев менә нинди киңәшләр бирделәр:

* көннәр эсселәнеп китте. Кояш сугудан саклану чаралары турында онытмаска кирәк;

* депутатларның берсе: «Килгән кунаклар белән интим мөнәсәбәтләргә кермәгез», – дип мөрәҗәгать итте. Аның сүзендә хаклык юк түгел. Җенси мөнәсәбәтләр аша тарала торган йогышлы чирләр турында онытырга ярамый;

* җанатарлар арасында ВИЧ-инфекциясе, гепатит кебек чирләр күпләп таралган илләрдән килүчеләр бар. Алар белән аралашканда боларны да истән чыгармаска кирәк;

* футбол матчлары – уңай эмоцияләр чыганагы. Ә уңай эмоцияләр күп булганда хәтта хроник чирләр дә чигенә. Рәхәтләнеп, онытылып ял итегез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар