Логотип
Яңалыклар

​Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 илчесе Ирек Зиннуров: «Футбол турында һәркем белә!»

Моңа кадәр Универсиада-2013, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында илче булган, Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, Россиянең атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионаты призеры, ватерполист Ирек Зиннуров Футбол буенча дөнья чемпионатында илче булу миссиясе тагын да катлаулырак, дип белдерде. 

– Футбол турында ниндидер яңалык әйтү көннән-көн кыенлаша, чөнки футбол белән кызыксынучылар арта, алар һәр яңалыкны белеп тора. Илчелек миссиясе белән балалар алдында, предприятиеләрдә чыгыш ясаганда, су полосы белән чагыштыру еш кына ярдәм итә, – ди Ирек Хәйдәр улы.

Ирек Зиннуров андый вакытта бер сорау бирә икән:
– Тупны кул белән капкага кертеп буламы?

Бигрәк тә балалар бу сорауга җавапны тиз таба: Марадона кертте бит әле! Футбол тарихына иң бәхәсле гол булып кереп калган әлеге тупны 1986 елда  дөнья чемпионатында Аргентина уенчысы Диего Марадона чирек финалда Англия капкасына кертә. Соңыннан бу турыда гол авторы «Марадонаның башы һәм Аллаһның кулы белән кертелгән гол» дип игълан итә. Инглиз матбугаты аны «шайтан кулы» дип бәяли. Шушындый ук бәхәсле момент 1990 елда СССРның җыелма командасы белән дә кабатлана. Марадонаның «кулы уйнаганын» ул вакытта да хөкемдарлар кагыйдәләрне бозу дип кабул итми. 

Ирек Зиннуров шулай ук мөмкин кадәр матчларны тамаша кылачагын да әйтте. Тик әлегә илченең «Җанатар паспорты» юк икән әле. 

– Хатыныма бирделәр, миңа һаман да юк. Чемпионатка кадәр булыр, дип өмтеләнәм, – дип шаяртты ул саубуллашканда. 

Фото: https://m.realnoevremya.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар