Логотип
Яңалыклар

​Эйфель манарасы Казанда кунакта...

28–29 июль көннәрендә Казанда беренче тапкыр мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале узачак. «Окно в Париж» исемле әлеге фестивальдә катнашыр өчен Лядской бакчасына барырга кирәк. Фестиваль төрле юнәлештәге мәдәни һәм популяр паблик-арт проектлары белән үзенә җәлеп итә: музыка, фотографияләр, архитектура, флористика, театр – ни генә юк анда! Бәйрәм программасы хәрәкәттәге платформалары, 8 метрлы Эйфель манарасы, инсталяцияләр һәм мастер-класслары белән шаккаттырачак.
Фестиваль кунаклары бөек фотограф, архитектор һәм рәссам Александр Родченко фотолары нигезендә Париж белән танышачак, аларның бүгенге көндә дә заманча икәнлеген күреп инаначак. Шулай итеп, Казанга ике көнгә Париж күчеп киләчәк! Анда – мимнар, Парижга гына хас мини урам театрлары, татлы француз круасаннары һәм, әлбәттә, француз кофесы тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар: Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге.
Әлеге чараның программасы Казан мэриясе сайтында бирелгән: www.kzn.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар