Логотип
Яңалыклар

Европа Татарстаннан өйрәнергә тиеш

Татарстан – уникаль регион. Сездә тормыш тотрыклы, икътисад шактый нык алга киткән.

Татарстан – уникаль регион. Сездә тормыш тотрыклы, икътисад шактый нык алга киткән. Халыкның сайлауда актив катнашуының сере шундадыр. Политолог, Россия иҗтимагый  палатасы әгъзасы Сергей МАРКОВ «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга шулай диде. Аерым алганда, бүген Татарстанда барган сайлаулардан алган тәэсирләре турында ул түбәндәгеләрне әйтте:

– Мин Биектау районында булдым. Беренче карашка менә нәрсә күзгә ташлана: бар да тыныч уза, халык әкерен генә килә, тавышын бирә. Без анда көн уртасында булдык. Халыкның аеруча актив чоры иртән күзәтелгән – бакчаларына  чыгып киткәнче килеп тавыш бирергә өлгергәннәр. Һәм шундый ук активлык кичкә көтелә – икенчеләре бакчадан кайтканда керәчәк. Барысы да дөрес, табигый: халыкның гаиләгә кыйммәтләрен саклавы да,  гражданлык бурычын үтәве дә. 

Тагын нәрсә сөендерде? Сайлау участокларында күзәтүчеләр эшли. Барлык партияләрдән дә бар алар. Сайлауларның барышында, оештырылуында алар бернинди кимчелек күрми. 

Тавыш бирүдә электрон системаны куллану да ошый миңа. Татарстан бу яңалыгы белән кабат бөтен регионнардан алда бара – башка төбәкләр өчен сез кабат үрнәк булып торасыз. 

Минем фаразларым буенча, Татарстанда сайлаулар тыныч узачак, конфликтлар тумаячак. Нәтиҗәдә – эшли торган Дәүләт советы оешачак. 

Әйткәнемчә, Татарстан – уникаль төбәк. Миңа еш кына Европада чыгыш ясарга туры килә һәм шул чакларда гел сезне мисалга китерәм. Татарстанда төрле диннәр янәшә һәм бер-берсен аңлап көн итә. Немецларга, итальяннарга, французларга сезгә килеп, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә икәненә өйрәнергә кирәк. Европа өчен иң кискен проблема бит бу бүгенге көндә. 
 

Теги: Сайлаулар–2019 Выборы–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар