Логотип
Яңалыклар

ЕuroSkillsта – Казан егете беренче!

WorldSkills 2016 Европа чемпионнары, EuroSkills Россия җыелма командасы әгъзалары, гомумкоманда зачетында беренче урынны яулап,Швециянең Гетеборгыннан Казанга кайтты. Европаның 28 иленнән 500 яшь һөнәр ияләре 35 төп һәм 9 презентацион компетенцияләрдә Европаның иң яхшы мастеры исеме өчен ярышты. Өч көн эчендә Чемпионатны карарга 65 мең кунак килде. EuroSkills 2016 – ярышлар гына түгел ул. Яңа эш урыннары, укыту программалары турында мәгълүмат, Европаның югары квалификацияле яшь белгечләренең очрашу урыны да ул. Европа сәнәгатенең алдынгы вәкилләре биредә күрешә. 




 Казанның ҖЧҖ «ПП «ТехВент» компаниясе хезмәткәре Вадим Поляков нәкъ менә шушында «Суыткычлы техника һәм Кондиционерлау» компетенциясе буенча  Россия җыелмасына EuroSkills 2016 алтын медале өстәде. Әлеге номинациядә Гока Энтони (Бельгия) белән Герритс Кристиан (Нидерланд) бер үк төрле очколар җыеп, беренче урынны Вадим белән бүлештеләр.
Россия җыелма командасы быел, гомумкоманда зачетында 15882 балл җыеп һәм беренчелекне яулап, рекорд куйды. WorldSkills Russia җыелмасы барлыгы ике алтын, ике көмеш, бер бронза медаль яулап, медальләр саны буенча җиденче урынны алды.Биремнәрне сыйфатлы башкарганнары өчен җыелма команда әгъзалары 11 мактаулы бүләккә лаек булды.
Медальләр өчен көрәш 35 компетенция буенча үтте, Россия җыелмасы шуларның 32 сендә үзен сынады. EuroSkills бәйгеләрендә ул беренче тапкыр 2014 елда катнашып, 25 команда арасында 11 нче урынга чыкты. 
    



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар