Логотип
Яңалыклар

​Эльмира КӘЛИМУЛЛИНА: «Концертка әзерләнеп утырганда, кинода төшәргә чакырып шалтыраттылар»

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина 16 серияле «Алтын Урда» фильмында төшкән. Аның әйтүенчә, ул башкалар бәхете өчен үз мәхәббәтен корбан итүче Зәйнәп ролен башкарган.

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында башкала тамашачысына «Алтын Урда» фильмының трейлеры күрсәтелде. Тәкъдим итү кичәсенә килгән Эльмира Кәлимуллина үзенең әлеге фильмга ничек килеп эләгүе турында сөйләде.

– Узган елның мартында «Пирамида»да концертыма әзерләнеп утыра идем. Директорым Анна шалтыратты да: «Эльмира, син утырып торасыңмы?» – дип сорады. «Миңа хәзер телефоннан сөйләшү бик уңайлы түгел, күлмәк киям, сәхнәгә чыгарга җыенам», – дидем. «Бер генә минут вакытыңны алачакмын, зинһар, утыр», – ди Анна. Утырдым. Шунда ул миңа көтелмәгән хәбәрне җиткерде: мине Мәскәүгә «Алтын Урда» фильмы кастингына чакырганнар! Минем өчен шаккаткыч хәбәр булды бу. Ник дигәндә, мин бернинди актерлар базасында да тормыйм бит. Каян тапканнар, нишләп нәкъ менә мине чакырырга булганнар диген?!

Электрон почтама сценарийдан бер өзек юлладылар. Шуны ятладым да Мәскәүгә кастингка чыгып киттем. Башта миңа мәкерле хатын ролен бирәселәр иде. Кастингтан соң шалтыратып, ханның яраткан хатынының хезмәтчесе Зәйнәп ролен тәкъдим иттеләр. Ул роль минем күңелемә туры килә торган. Зәйнәп эчкерсез, ихластан ярата һәм башкалар бәхетле булсын өчен үз мәхәббәтеннән дә баш тарта.

Эльмира Кәлимуллинаны Кырымда төшергәннәр. Анда төшү бер дә җиңел булмаган. «Безне анда табигать сынады. Коточкыч каты җил иде. Тезеп кенә куялар – бөтен декорацияләр очып китә. Без дә бик каты туңдык. Берничә кат кием киеп төшәргә туры килде. Хәзер уйлап утырам әле менә: бер кадрда – ябык, күп кием кигәнендә таза булып чыкмаган булсам ярый инде», – дип сөйләде Эльмира.

Кино дөньясына беренче адымнарын ясаучы Эльмираны «Алтын Урда» командасында бик яратып кабул иткәннәр. «Бер генә мизгелгә дә: «Мин монда үз урынымда түгел, ахрысы», – дигән уй килмәде», – ди Татарстанның халык артисты.

«Алтын Урда» сериалын төшерү эшләре инде төгәлләнгән. Хәзер монтаж бара. Фильм «Беренче канал»да киләсе елның язында чыгар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар