Логотип
Яңалыклар

​«Ел хатын-кызы» тантанасы алдыннан...



«Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Казан Кремле» Дәүләт музей-тыюлыгы директоры Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева  журналистлар белән очрашып, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы, аның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде. Инде шактый популярлык казанган әлеге бәйгенең тарихы 1995 елга барып тоташа. Һәм ул бер максатка – хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан ролен күрсәтү, уңышка ирешкәннәрен хөмәтләү, заман хатын-кызларының имиджын формалаштыру өчен оештырыла. Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы – «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы. Аның аша республиканың йөзләгән-меңләгән хатын-кызы узды инде! Һәр ел яңа исемнәр, яңа язмышлар ача. Зилә Вәлиева әйткәнчә, хатын-кызларыбыз барысын да булдыра: эштә зур казанышларга ирешәләр, гаилә җылысын саклыйлар, карьера баскычларыннан күтәреләләр... 

Быелгы конкурс та гадәттәгечә башта муниципаль дәрәҗәдә узды, аннары Яңа Чишмә, Зәй, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Чүпрәле районнарында зона этаплары үтте. Чаллы, Түбән Кама, Казан хатын-кызларын аерым бәяләделәр. Спикер быел 600 заявка кабул ителүен, 272 кешенең зона турына узуын әйтеп узды һәм әлеге конкурсны оештыруда аерым игътибар һәм кайгырту күрсәткәннәре өчен шәһәр, район башлыкларына, конкурсның партнерлары булган Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясенә, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиллеккә, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына рәхмәтен белдерде. 7 мартта, халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Зур Концертлар залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы тантанасы узачак. Быел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы игълан ителү, август аенда Казанда узачак WorldSkills Дөнья чемпионатына әзерлек әлеге бәйгедә дә чагылыш тапкан. Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр арасында эшче һөнәр ияләре күбрәк тә булырга мөмкин, димәк. Ә бүләкләр дигәннән, алар шактый мулдан буласы икән. «Татнефть», «Алмаз-холдинг» ювелир компаниясе, «Мелита» мех фабрикасы, «Натура Сибирика», «Лучана», «Татэнергосбыт», «Майский» совхозы бүләкләре һәр гүзәл зат сөенерлек... 

Мәгълүмати спонорлар рәтендә Зилә Рәхимҗан кызы «Сөембикә» журналын аерым билгеләп үтеп, редакциябезгә шулай ук рәхмәтен белдерде. 

7 мартта исә безне күңелле ыгы-зыгы, бәйрәм кәефе көтә. Иң булган, иң акыллы, иң зирәк җиде хатын-кызның кемнәр икәнен дә ачыкларбыз, «Лидер ир-ат», «Алтын йөрәкле ир-ат» исеменә лаек булган ел ир-атларын да күрербез.         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар