Логотип
Яңалыклар

"Дәрдмәнд" импровизациясе

Казан заманча сәнгать галереясендә "Әлиф" иҗат берләшмәсе үзенең яңа проектын тәкъдим итте.

Казан заманча сәнгать галереясында "Әлиф" иҗат берләшмәсе үзенең яңа проектын тәкъдим итте. Режиссер Туфан Имаметдинов Дәрдмәнд шигырьләренә нигезләнеп, "Дәрдмәнд" импровизациясен иҗат иткән. Спектакльдән әзерләнгән фоторепортаж – ә анда Нурбәк Батулла канга манчылган килеш бии – халык арасында каршылыклы фикерләр кузгатты. Режиссер хәбәр иткәнчә, Нурбәк сәхнәгә тәнен буяуга буяп чыкмаган, бу аның үз каны: тамашачы каршысына чыкканчы ул үзенә тугыз җәрәхәт ясаган.


Язучы Фәүзия Бәйрәмова бу күренеш белән килешә алмавы турында ачыктан-ачык язды. Аны хуплаучылар да һәм, киресенчә, сәнгатьне аңламауда гаепләүчеләр дә булды. Канга баткан Нурбәк рәсемнәре сездә исә нинди фикер уятты, аңа карап нәрсә дип уйладыгыз? Бу спектакльне кабат куйсалар, сез аңа барыр идегезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар