Логотип
Яңалыклар

Дөньяның иң өлкән хатын-кызы вафат: ул соңгы баласын 66 яшендә тапкан

Шушы көннәрдә Таджикстанда дөньяның иң олы хатын-кызын җирләделәр. Фотима Мирзокулова 127 нче яшендә вафат булган. Аны үзенең туган авылында – Даханда җирләгәннәр. 

Шушы көннәрдә Таджикстанда дөньяның иң олы хатын-кызын җирләделәр. Фотима Мирзокулова 127 нче яшендә вафат булган. Аны үзенең туган авылында – Даханда җирләгәннәр. 

Ике ел элек, 125 яше тулган көннәрдә аның белән журналист очрашып әңгәмә корган. Әби үзен эзләп ерактан килгән кунак белән рәхәтләнеп аралашкан: ялгышмыйча, бутамыйча үткән гомере турында сөйләгән. Хәтеренә шаккатканнар! 

Ул 1893 елның 13 мартында дөньяга килә. Гап-гади гаиләдә үсә – әти-әнисе кырда эшләгән. 20 яше тулгач кызны кияүгә бирәләр. Ире Ахмадали шулай ук гади крестьян була.  

1941 елны ире сугышка китә. Фотима кулында ике бала кала, өченчесе – карынында: бүген таңда туарга тиеш. Олы улы Рузибой берничә ел элек, 86 яшендә инде вафат булган.  

Ахмадалиның фронтта хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Хатын әле аны, өметен өзмичә, тагын ун ел көтә... 

Авыр чаклары күп була: ялгыз башың өч баланы аякка бастыру ничек җиңел булсын инде?! Якыннары аны кабат кияүгә чыгарга үгетлиләр. Ризалаша. Икенче ире – Махкамбой Мирзокулов белән алар 36 ел бергә яшәп калырга өлгерәләр. Алар өйләнешкәндә Фотимага – 58, ә иренә 72 яшь була. Уртак 5 балалары туа! Иң кечкенә улын ул 66 (!) яшендә таба! Ә иренә инде бу вакытта 80 яшь була! Гаҗәп бит...  

Фотима-очи (таджикча «әби» сүзе шулай тәрҗемә ителә икән) ирен соңгы юлга 30 ел элек озаткан. Соңгы вакыт сиксәнгә җитеп килүче кызы Рохата, оныгы белән яшәгән. Аның 80 оныгы, 80 тураны һәм тураннарының 50 баласы бар инде!  

Оныгы Мөхәммәд әбинең озак яшәү серен бик гади итеп аңлаткан: 

– Әби гел эш белән мәшгуль булды, – дигән ул. – Бөтен кешедән соң ятты, иртә торды. Кечкенә чактан хәтерлим, мин йокыдан уянганда ул инде гел бакчада була торган иде. Безнең ишегалдыннан ук тау чишмәсе ага – аның озак яшәвенең сере, бәлки, шушы су белән дә бәйледер. 

Фотима әби чәчәкләр үстерергә яраткан: алар белән әвәрә килүдән туктаганына 3-4 ел гына булган әле. Гомер буе сыер асраганнар: сөт, кефир, әйрән, май, эремчек – барысын да үзләре ясаганнар. Ул дарулар эчмәгән диярлек. Бик тыныч холыклы булган, берәү белән дә сүзгә килмәгән, тавыш күтәрмәгән. Беркемгә дә начарлык кылмаган. Тирә-күршеләре белән тату яшәгән. Сәясәт белән кызыксынмаган, китаплар укымаган.  

Журналист әңгәмә вакытында аннан кат-кат: «Сезгә нәрсә кирәк? Берәр үтенечегез юкмы?» – дип сораган.  

– Минем инде бер теләгем дә калмады, – дип җавап биргән ул. – Нәрсә турында хыяллансам – барысына да ирештем. Шөкер, бөтен нәрсәм дә бар. Бер әйбер генә телим – сәгате җиткәч, җиңел генә үлеп китә алсам икән...  

 

Фотима Мирзокулова Җир йөзендәге иң өлкән хатын-кыз дип саналса да, аның исеме Гиннес рекордлар китабына кермәгән. Кәгазь эшләре артыннан йөреп, моны раслаучы берәр кеше табылмагандыр инде. Рәсми рәвештә исә дөньяның иң өлкән хатын-кызы дип Жанна Луиза Кальманны атыйлар. Ул 1997 елда 122 яшендә Франциядә вафат булган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар