Логотип
Яңалыклар

Динар Бариев:" Иң яшь кандидатка - 23 яшь".

Исегезгә төшерәбез: республикабызда Татарстан Дәүләт Советына сентябрьдә узачак сайлаулар буенча праймериз дәвам итә.
Журналистлар өчен брифингта чираттагы спикер - МГЕР ("Бердәм Россиянең Яшь гвардия" ) региональ штабы җитәкчесе Динар Бариев.
Ул үзенең чыгышында яшь кандидатларның күплеген искәртте. Әйтик, 35 яшькәчә булган 45 кандидат теркәлгән. Иң яшь кандидатка - 23. " Яшь әниләр" оешмасыннан вәкилләр, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре кандидатларның төрлелеген күрсәтә. Дебатлар, очрашулар вакытында алар мәгариф, мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләрне күтәргән, ЖКХлар, авыл яшьләре проблемаларын чишү турында кызыклы фикерләр әйткәннар.
Спикер шулай ук "ПолитСтартап" - даими эшләп килүче кадрлар проекты эшчәнлегенә дә тукталды. Яңа идеяле, актив позицияле кызыклы яшь кешеләр җәмгыятебезне алга әйдәүче зур көч дип белдерде Динар Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар