Логотип
Яңалыклар

Диләрә Гафиятуллина: «Үзмәшгульлек яраткан эшемдә булыша» 

Диләрә – Казан кызы. Ул интернет аша теләгән һәркемгә туганнарны барлау, шәҗәрә төзү, нәсел көче турында онлайн курслар уздыра. 

 

Диләрә – Казан кызы. Ул интернет аша теләгән һәркемгә туганнарны барлау, шәҗәрә төзү, нәсел көче турында онлайн курслар уздыра. 

- Мин кечкенәдән бабайның гаиләбез турындагы матур хикәятләрен, истәлекләрен тыңлап үстем. Бу тарихлар кечкенә чагында безгә бик кызык иде, әмма шуларны вакытында яздырып калдырмаганыбызга үкенәм. Кәгазьләр, элеккеге фотолар,  хатирәләр үз сәгатен көтеп, хәзер инде күпмесе юкка чыккан... Берничә ел элек нәселне барлау буенча курс узган идем. Шуннан соң үземнең шәҗәрәмне өйрәнә башладым. Бүгенге көндә мин үземнең мең кешелек нәселнең бер әгъзасы икәнемне ачыклый алдым. Эзләнүләремне әле дәвам итәм. Бу темага кагылышлы  аккаунтымны булдырып, гади генә блог алып барырмын дип уйлаган идем. Кызыксынучылар шундый күп булды, үземнең нәселне барлау, нәсел көче белән кушылу турындагы курсымны булдырдым. Яраткан эшемне кечкенә генә бизнеска да әйләндерү мөмкинлеге туды. Быелның февраль аеннан үзмәшгуль булып билгеләндем. «Мой налог» кушымтасы аша яраткан эшемне алып бару бик уңайлы, артык вакытны алмый. 

- Үзмәшгуль булып теркәлү Сезгә нәрсә бирде? Эшчәнлегегездә нәрсәне дә булса үзгәрттеме? 

- Онлайн курсларга язылырга теләүче кешеләр өчен үзмәшгульлек системасында теркәлүем гарантия булып тора. Онлайн курслар узганда төгәл информация алырга теләүчеләр күп. Кулланучы кемгә акча күчергәнен белеп торырга тиеш бит. Онлайн курслар уздыру өчен генә ИП ачу бик уңайсыз булыр иде. Элеккеге эшләрем буенча тәҗрибәм бар: бухгалтерия, ИП эшләрен алып бару күпкә катлаулырак. Яраткан хоббиемны кечкенә генә бизнеска әверелдерү өчен  «Мой налог» 

кушымтасын бик җайлы кулланам. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар