Логотип
Яңалыклар

Декрет ялындагы әниләрне бушлай укыталар

Еш кына декрет ялындагы әниләрнең яңа талантлары ачыла. Яшь әниләрнең балачактагы хыялларын чынга ашыру мөмкинлеге барлыкка килә.

 

Еш кына декрет ялындагы әниләрнең яңа талантлары ачыла. Яшь әниләрнең балачактагы хыялларын чынга ашыру мөмкинлеге барлыкка килә. Кемдер кул эшләре белән шөгыльләнә, кемгәдер төрле тәм-том пешерү ошый. Яңа һөнәр үзләштерергә теләгән яшь әниләрнең үзләрен профессиональ яктан үсү мөмкинлеге дә бар. Республикада алты яшькә кадәр баласы булган һәм беркая эшләмәгән әниләр өчен уку-өйрәнү, квалификация күтәрү курслары оештырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың                                                                                                                                                                                                                                                                  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте. «Хәзер декрет ялындагы хатын-кызлар гына түгел, алты яшькә кадәр баласы булган, беркая эшләмәүче, эш эзләп, мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән аналар да яңадан берәр һөнәргә укытылачак», – диде министр. Әлеге курсларны тәмамлаганнан соң, яшь әни кеше шул һөнәр буенча эшкә урнашырга тиеш. 

Матбугат конференциясендә республикада бала табу күренешенең уңай якка үзгәрүе турында да сүз булды. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча республиканың махсус программалары турында да әйтелде. Авылда яшәүче, 29 яшькә кадәрге аналар өченче баласын тапкан очракта гаиләгә дәүләттән 100 мең сум күләмендә акча түләнелә. Бу түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан дүртенче, бишенче баласын алып кайткан гаиләләргә дә кагыла.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар