Логотип
Яңалыклар

​«Бу китапта җанга да урын бар...»

Бүген Кремльдә «Ихлас күңелдән» дип аталган китапны тәкъдим иттеләр.  Әлеге китапта Татарстан Республикасының беренче Президенты, ЮНЕСКОның  мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер ШӘЙМИЕВнең сайланма чыгышлары һәи әңгәмәләре тупланган. Һәм аңа кергән һәр  чыгыш, һәр әңгәмә татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелгән. Өч телгә тәрҗемә ителүнең сәбәбен Минтимер Шәймиев үзе: «Бу – мин  ЮНЕСКО оешмасы илчесе булганга», – диде. 

Фикер алышуда катнашучыларның һәрберсе китапка кергән әңгәмә-чыгышлар динара, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, халыклар арасында эзлекле һәм төпле диалог урнаштыруга, тарихи-мәдәни истәлекләрне саклауга хезмәт итүен билгеләп үтте. «Дус һәм тату яшик!», «Ниятебез изге, юлыбыз туры», «Татарстан моделе – тотрыклык һәм иминлек», «Мөселманнарны һәм христианнарны рухияткә омтылыш берләштерә»... Хәтта чыгышларның баш исемнәре дә шул хакта сөйли», –  диде Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов: «Аңлашу булса гына нәрсәгәдер ирешергә була дигән фикер китапның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылган», – диде. Аның әйтүе буенча, әлеге китапны һичшиксез үзеңнең китапханәңдә булдыру кирәк. 

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә ВӘЛИЕВА: «Матди кыйммәтләргә күбрәк өстенлек биргән заманда яшибез. Ә бу китапта башка кыйммәтләр турында сөйләнә – анда җанга да урын бар, – диде. – Инандыра торган документлар аша бүгенгебезгә китереп җиткән юлның узышы күрсәтелә. Аны укыгач: «Тарихның менә бу этабында Татарстан нигә шундый адым ясады?» – дигән сорауга җавап табасың, ул вакытта нигә шундый карар кабул ителүен аңлыйсың». 

Китапны төзүче һәм проект җитәкчесе – Нурсөя Шәйдуллина. Аңа рәхмәт әйтеп, Минтимер Шәймиев: «Нурсөя – бик яхшы белгеч. Ул телне миннән дә яхшырак белә», – диде. Рәхмәтләрен ул текстларны инглиз теленә тәрҗемә итүче Татьяна Казаченкога, бизәлеш редакторы Розалина Мусабировага, Татарстан китап нәшрияты җитәкчелегенә дә җиткерде. 

Китап 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда «Цивилизацияләр диалогы» халыкара ЮНЕСКО форумы узуга багышлап чыгарылган. Бүген бу форум үзенең эшен тәмамлады. 

Фото: http://tatarstan.ru

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар