Логотип
Яңалыклар

Бөтенроссия авыл Сабан туе: Ульяновскига хуш килдегез!

Быел 4 июньдә VII Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул иткән Ульяновск өлкәсендә бәйрәм җомга иртәсеннән үк башланып китте.
Бу якларда иң зур татар авылларыннан берсе булган Иске Кулатка авылына Сабан туена килүче делегацияләрне көн дәвамында Ульяновск өлкәсе чигендә Чынлы районы Кәшә татар авылы халкы чәк-чәкләр, күмәчләр белән, самавырлар кайнатып, гармун уйнап, җырлап-биеп каршы ала.

Ерактан ук бәйрәм автобусларын күреп-карап, әзер булып торыр өчен 74 яшьлек Николай абзый Кадеев Кәшә башына бинокль күтәреп чыккан. «Иң беренче Татарстаннан кунаклар Ульяновск җиренә аяк басты, тиздән Марий Элдан, Киров өлкәсеннән автобуслар килеп җитәчәк. Бүген-иртәгә бөтенесе иң зур Сабан туйга Иске Кулаткага юл тотачак», – ди авыл җирлеге башлыгы Наил Тамаев.
 
Быел җиденче тапкыр оештырыла торган Бөтенроссия авыл Сабан туе милли гореф-гадәтләрне саклап яшәүче, биш мәчетле Иске Кулаткада ике көн узачак. 3 июньдә биредә Татарстанның сәнгать осталары катнашында Кичке Сабан туе үтәчәк. 4 июньдә төшкә кадәр авылның «Гөлчәчәк» балалар бакчасында төбәкара балалар Сабан туе оештырылачак. Ә сәгать көндезге 11дә исә төп мәйданда Бөтенроссия авыл Сабан туе ачылачак. Анда милли уеннар, ат чабышлары, парасабантуй программасы, күргәзмә-ярминкәләр, Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре белән таныштыра торган стендлар, милли көрәш ярышы көтелә. Сабан туе кичен абсолют батырга Татарстаннан автомобиль ачкычы, һәм киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрәчәк Пенза өлкәсенең Әләзән авылы вәкилләренә бәйрәмнең символын тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.
 
чыганак





  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар