Болгарга гаскәр җыела

Чын гаскәр түгел, билгеле. 10-11 августта анда Халыкара «Бөек Болгар» урта гасыр сугышлары фестивале уза. Быел аның алтынчысы. Елдан-ел фестивальнең кунаклары ишәя генә. Катнашучылар саны да арта. Быел, мәсәлән, Россиянең төрле шәһәрләреннән тыш Казакъстан, Украина, Эстония, Латвия, Кыргызстаннан да спортсменнар киләчәк. Фестиваль кысаларында булса да, сугышлар чын сугыш төсмерен алачак, монда һәркем җиңәргә һәм бүләк отарга дип килә.

Кунакларны нинди кызыклар көтәме? Беренчедән, 7 төрле мәйданчык көтә. Алар арасында олылар өчен дә, балалар өчен дә кызыклар җитәрлек. Мастер-класслар да, концерт номерлары да, уеннар, төрле тамашалар һәм, әлбәттә, урта гасырларның чын яугирләре булып киенгән спортчыларның үзара ярышлары да булачак. Мәйданчыкның берсе «Алтын Урда» дип атала. Монда Алтын Урда тарихы, ханнар тормышы, шул чорга хас һөнәрләр белән танышырга мөмкин. «Урта гасыр балалар дөньясы» дигәнендә сабыйларга рәхәтләнеп тәгәрәп уйнарлык.

Бу фестивальдә тарихның кабат җанланганын күзәтеп кенә утырырга түгел, ә ул процесста үзеңә дә катнашырга мөмкин. Кем буласыгыз килә: кыю яугир яки зирәк хакимме? Әллә булат кылычлар ясаучы чын оста булырга кызыгасызмы? Бу хыялларның барысын да тормышка ашырырга була әлеге фестивальдә.

 

Керү – түләүле. Олылар өчен билет бәясе – 400 сум. Үз чатырлары белән куна килүчеләр өчен махсус зона булдырылган, анда бәдрәфе, душы, электр энергиясен куллану мөмкинлеге бар.

 

Әйткәнебезчә, фестиваль 10 августта иртәнге сәгать 10 да башлана.

 

фото: http://www.bulgarfest.ru/gallery/

Реклама
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 14 декабрь 2019 - 05:34
    Без имени
    Бездәге "күңел хөрлеге" дигән матур гыйбарәгә менә шушы мәгъдә салынгандыр ул. Күңеле хөр кеше - үзе дә хөр һәм ирекле. Күңеле андый булмаганнар исә башкаларны да кысаларга кертергә тырыша инде. Шул гына. Ә Алинәгә килгәндә, аның җиңүен - Олимпия чемпионы булуын да гафу итмәде бит әле Рәсәй халкы...
    ​Иреклеләр бәхетле
  • 14 декабрь 2019 - 05:34
    Без имени
    Тормыш шул бу,адэм балалары торлечэ ялгыша ,яшьлектэге мэхэббэт Гомер буе озатып бара инде ул
    Аерылышсыннар иде! 
  • 14 декабрь 2019 - 05:34
    Без имени
    Халык үзе күтәреп җибәрде бит Фирүзә ханымны, Хәния апа вафат булгач, аның образын Фирүзә ханымнан эзләп тынычландылар. Күңелләрен Фирүзә ханым җырларына кушылып, аның белән аралашып юаттылар. Хәзер халык үзе үк аны чукый башлады. Күтәрелгән, ачылып киткән икән, димәк шулай кирәк булган. Ник тияргә аңа, кешенең ниятен, йөрәген тикшергән булып, шелтә белдерергә.
    Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? 
  • 14 декабрь 2019 - 05:34
    Без имени
    Күңелле кичә булды. Рәмзия Анваровна сезгә аерым рәхмәт!
    Арча районында  хатын-кызлар «ябык клубка» җыелды
  • 14 декабрь 2019 - 05:34
    Без имени
    Эт БН мэчене сатып алмыйлар.Сезнен бэхеткэ дэ чыгар.Кеше элешенэ генэ кермэгеэ.
    Укучы хаты
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...