Логотип
Яңалыклар

Санкт-Петербург сезне Тукай шигырьләрен уку бәйгесендә катнашырга чакыра

Бүген бөтен татар дөньясы бөек Тукаебызның туган көнен бәйрәм итә.

Бүген бөтен татар дөньясы бөек Тукаебызның туган көнен бәйрәм итә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге дә бүген иртүк Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Санкт-Петербург – Габдулла Тукайга һәйкәл (фотода) куелган сирәк шәһәрләрнең берсе. Әйе, Нева ярындагы бу калага бөек шагыйребез ят түгел. Ул да аның эзләрен кадерләп саклый. 

Бик кыска гомерле Тукаебызның берничә көне шушы кала белән бәйле.  1912 елның апрелендә, җәмәгать һәм дин эшлеклесе Муса Бигиевның чакыруы буенча килә ул Санкт-Петербурга. «Сүз» дигән яңа газетаны нәшер итү эшләрендә катнашырга тиеш була. Шәһәргә аяк баскан беренче минутлары турында ул болай дип яза: «Иртәнге сәгать сигез. Йортлар шулкадәр биек монда! Кайда кояш, кайда күк – шайтан үзе дә белмәс. Әллә болытлы, әллә аяз – беренче хисләремне Уфага килеп төшкәндәге кебек итеп ачык итеп сурәтли алмыйм».

Башка елларны Санкт-Петербург шәһәрендә дә бу көнне Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме  уза – татар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар, шигырь яратучы милләттәшләребез җыела иде. Быел, әлбәттә, анда да кунаклар чакырылмаган. 

Татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә бүген Тукай белән бәйле күптөрле чаралар уза. Формат башка булса да, эчтәлеге шул ук. Санкт-Петербургта исә бөек шагыйребез белән бәйле бер чара әле 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы Тукай шигырьләрен уку буенча онлайн-конкурс игълан иткән иде. 

Бу бәйге 10 яшькә кадәрле балалар арасында бара һәм анда Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләр генә түгел, бөтен татар дөньясы катнаша ала – география чикләнмәгән.

Тукай шигырьләрен татарча да, русча да һәм хәтта инглизчә дә сөйләргә була. 
Видеоны социаль челтәрләрдә #тукайвспб#tukayvspb хэштеглары белән урнаштырырга  яки rav@piter.tatar һәм info@tatarspb.ru электрон адресларына җибәрергә кирәк.  89111173540 номеры буенча WhatsApp ка да җибәрә аласыз. Баланың исем-фамилиясе, яше, кайдан икәне, кайсы мәктәптә белем алуы күрсәтелергә тиеш. 
Бәйгедә катнашучыларның эшләре 30 апрельдә дә көне буе кабул ителә әле. 
Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе билгеләячәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар