Логотип
Яңалыклар

Берничә елдан бу урыннарны танымассыз. Елга портының яңа концепциясе нинди?

Шушы көннәрдә генә Казан елга портының яңа концепциясе тәкъдим ителде. Портовая урамындагы территорияне үзгәртү концепциясе проектының баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдерүенчә, монда бик зур үзгәрешләр булачак.

Казан елга порты үзәктән кул сузымында гына урнашса да, әлегә ул халыкның яратып йөри торган урыннарыннан түгел. Югыйсә искиткеч манзара монда үзе. Каршыда гына Югары Ослан таулары. Идел өстендәге зәңгәр рәшә эчендә – акчарлаклар тавышы. Причалларда ак теплоходлар чайкала... Портның тирә-юнен әйләндереп алган сәнәгать корылмалары гына Иделдән искән җилгә иркәләнеп, бу матурлыкка карап хозурланырга комачаулый. Бүген монда ике бетон заводы, суднолар кую урыны һәм эшчәнлеген туктаткан берничә предприятие, гаражлар урнашкан. Югыйсә Идел буе шәһәребез халкы өчен дә, килгән кунаклар өчен дә менә дигән ял итү урыны була ала. Якын киләчәктә, мөгаен, ул шулай булыр да. 
Шушы көннәрдә генә Казан елга портының яңа концепциясе тәкъдим ителде. Портовая урамындагы территорияне үзгәртү концепциясе проектының баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдерүенчә, монда бик зур үзгәрешләр булачак. Заманча торак йортлар, мәктәп, һәм балалар бакчасы, офис үзәге, парк – реновация концепциясенең авторлары Казан елга портының әйләнә-тирәсен әнә шулай күрә. Идел буйлап 9 чакрым яр буен да матурлаячаклар. Анда бу урыннарның тарихын хәтерләтүче артефактлар урнаштырырга ниятлиләр. Иске краннар һәм элеватор бинасы да сакланачак. Аларны җәмәгать урыннары итеп файданырга исәплиләр. Иске теплоходлар музейга һәм кафе-рестораннарга әвереләчәк. Шул ук вакытта елга порты үз вазыйфасын башкаруын да дәвам итә.
«Студентлар шәһәрчеге дә төзисебез килә. Әмма әлегә вакыты һәм проектның күпмегә төшәчәге катлаулы мәсьәлә», – дип белдерә Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.  
Әлегә иң зур кыенлык – җирнең хуҗалары белән уртак килешүгә килү. Ә алар  – 146! 
– Бу безнең хыялдагы территория, – Казан мэры Илсур Метшин әнә шулай ди. – Анда табыш та булачак, ләкин әлеге проект киләсе уньеллыкларда горурлыгыбыз булсын өчен,  мин барысын да Казанның киләчәге әләме астында эшләргә чакырам.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар