Белемеңне тикшер – татарча диктант язарга кил!
19 октябрь көнне көндезге сәгать 13.00 дә теләге булган һәркем татар телендә диктант язуда катнаша ала. Бөтен дөнья буенча узучы бу чарага Татарстан гына түгел, Россиянең 50 төбәгеннән һәм 20 чит илдән дә кушылалар. Быел Татарстандагылар Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» әсәреннән өзек язачаклар, ә регионнарда һәм чит илләрдә яшәүчеләргә Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!» әсәреннән бер өзек тәкъдим ителә. Текст гади, көндәлек тормышта кулланылучы сүзләрдән тора.
Казандагы төп мәйдан – КФУныңТатарстан урамындагы 2 йорт адресы буенча урнашкан Филология һәм халыкара багланышлар институты бинасы.
Диктантны Казандагы төп мәйданда кем әйтеп яздырачагы әлегә сер, әмма аның танылган артист икәне генә мәгълүм. Текстны соңыннан татар филологлары, галимнәр тикшерә һәм «биш»ле билгесенә язучыларга Мактау грамоталары тапшырыла. Билгеләр бер айдан мәгълүм була.
Татарча диктантны теләге булган һәркем яза ала, бериниди дә чикләүләр юк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.