БДИ татар телендә тапшырылырга тиеш!

Казан шәһәренең Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия ханым ХӘМИДУЛЛИНА Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында ясаган чыгышында бик күпләрнең әйтәсе килгән фикерен җиткерде кебек:

- Милли мәгарифтән курку бар. Башлангыч белемне булса да, татар телендә бирергә кирәк. Татарча гаиләдә сөйләшергә кирәк, диләр.(Әмма әти-әниләр үзләре дә татарча сөйләшә белмиләр!) Телебезне мондый чикләүләр эченә кертү дөрес түгелдер. Ана баласына бер бишек җыры гына көйли алырлык итеп өйрәнү. Аны башлангыч мәктәптә генә уку. Үзебез утырган агачка балта чабу бу!

Милләтне саклау – телне саклау ул. Ә телне саклау шул телдә язылган дәреслекләрдән укыту ул. Бүген исә татарча дәреслекләр чыгару бетте. Милли кадрлар әзерләү юкка чыкты. Милли матбугатка иҗтыяҗ кимеп бар.

11 буе балаларга белемне татар телендә бирәбез дә, чыгарылыш имтиханнарын рус телендә тапшырырга мәҗбүр итәбез. Хөрмәтле Президентыбыз! Сезгә укытучылар, ата-аналар исеменнән мөрәҗәгать итәбез, – диде ул. – 362 нче боерыкны юкка чыгару буенча федераль үзәк белән аңлашу табарга кирәк. Без Сезгә таянырга телибез!

Чыгышының ахырында Камәрия ханым бик гыйбрәтле бер тарих сөйләде.

Рәсүл Гамзатовның бер танышының улы сугыш вакытында югала. Аның анасы бу хәсрәттән башына кара шәл ябына.

Чит илгә чыккач, Рәсүл ага ананың улын таба. Кайткач, анага әйтә:

- Кара шәлеңне сал инде, улыңны таптым! – ди.

Ана кара шәлен сала һәм шунда ук сорау бирә:

- Телен онытмаганмы?

- Оныткан. Без аның белән тәрҗемәче аша аңлаштык, – ди әдип.

Ана кара шәлен кабат ябына. Бу юлы инде гомерлеккә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 9 август 2022 - 17:46
    Без имени
    Хатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 9 август 2022 - 23:11
    Без имени
    Кем нэрсэ язасы килэ шуны яза, без укыйбыз вахыт эрэм итеп
    Асылташ
  • 9 август 2022 - 09:35
    Без имени
    Ряхмят!Бик яхшы язасыз
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 9 август 2022 - 11:39
    Без имени
    Бигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышлар
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 8 август 2022 - 12:19
    Без имени
    Ирегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыни
    Кияү кызыбызны кыйный?
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда