Логотип
Яңалыклар

Башланды!


 Бөтендөнья татар конгрессының 6 нчы сьездының пленар утырышы үзенең эшен башлады. Сьездга сайланган 826 делегатның 811 е бүгенге утырышта катнаша. Делегатларның уртача яше - 55 яшь. Ир-атлар делегатларның 61 процентын тәшкил итә, хатын-кызлар - 39 процентын. Иң өлкән делегатка быел октябрь аенда 90 яшь тулачак. Ә иң яшь делегат - Казаннан. Ул - Искәндәр Гайсин. Аңа әле 20 яшь кенә. Иң зур делегация исә - Башкортстаннан. Алар 60 кеше килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар